Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
16 март , 15:00

Тормыш иминлеге - бердәмлектә

Гомер юлында бер булып яшәүче, максатлары уртак, тормышка карашлары бертөрле булган гаиләләргә карап күңел куана. Шулай ук үз гаиләсен яратып, тормышын яхшы алып баручы һәм балаларының язмышы өчен җан аткан тырыш парлар сокландыра. Нәкъ шундый күркәм сыйфатлар хас булган Татар-Мәнәвезе авылында яшәүче Хәнә Хөсәен кызы һәм Финус Акмалетдин улы ГАЛЛӘМОВЛАР турында сүзем.

Тормыш иминлеге - бердәмлектә
Тормыш иминлеге - бердәмлектә

Әдәм баласы – тынгысыз җан, серле бер дөнья бит ул. Аны аңлап, ачып бетерү мөмкин дә түгел. Минем авылдашым Финус Галләмов телгә саран, үзе турында сөйләргә яратмый, сүз белән вакыт үткәрүне хуп күрми. Мин аны авылда яшәү хәләте, куйган хезмәте, авылдашларның аның хакында сөйләүләре буенча беләм. Сүзгә саран булса да, төскә чибәр, мәһабәт буйлы егет матур, уңган кызга гашыйк була, гаилә кора.

Гомер юлдашы Хәнә исә сүзгә бай, кешеләр белән тиз аралаша, күршеләр, авылдашлар белән рәхәт ләнеп серләшә, тормыш тәҗрибәсе белән җиңел уртаклаша. Алар икесе дә бүгенге көндә 84әр яшьтә, икесе дә бер үк елда гади колхозчы гаиләләрендә якты дөньяга аваз салганнар: Финус Акмалетдин улы - Татар Мәнәвезендә, Хәнә –Иске Кыргыз авылында.

Шушы пар 60 ел бердәмлектә, бер-беренә олы ихтирам белән, терәк-кирәк булып, шатлыгын да, килеп чыккан кайбер борчылуларны да уртаклашып, җан җылысын тоеп, авылдашларга үрнәк булып яши. Икесенең дә балачаклары авыр сугыш елларында үтә. Ятимлек, ачлыкка коенып үсәләр. Шулай да ялгыз әни кочагында авырлыкларга бирешмәскә өйрәнеп, максатка ирешүчән булып тәрбия алалар. Авылдашлар аларны “алмабый, “алмаәби”дип йөртәләр. Чөнки 22 төп алмагач утыртып, шуларны да тәрбияләп үстерергә тырышканнар. Балалары: “Без бәләкәй чакта безгә килгән кеше капчык-капчык алма алып китә иде”,- дип горурланып сөйлиләр. Нәсел агачын дәвам итәр өчен тәүфыйклы, эшчән кызлар һәм ул үстереп, аларны тормыш юлына бастырып, оныклар белән куанып гомер кичерә бу бәхетле пар.

Гаилә башлыгы Финус бай һөнәрле: шофер, тракторчы,умартачы, гармунчы һәм артист та. Ә төп эше аның – ветеринария врачы. 25 ел буе эшләү дәверендә авылдашларына ярдәмчеллеге белән ихтирам яулады ул. Авыл халкы гына түгел, күрше Ташкичү, Мари-Мәнәвезе кешеләре дә Финус турында гел мактап сөйлиләр иде дәверендә. Әле дә шул хакта үзе: “Әйе, күрше хакы - Тәңре хакы” дип зур канәгатьлек белән әйтеп куя. “Чиләгенә күрә- капкачы”, - диләр бит. Тормыш иптәше Хәнә дә Финустан калышмый, төрле эшкә маһир, җитез, уңган, гаилә учагын дөрләтүче, сөйкемле ана. Пенсиягә чыкканчы колхозда сарыкчылыкта һәм башка төр авыр эшләрдә көч сала. Алай гына да түгел, Финус эштән өйгә кайтып керә алмаган чакларда, хуҗалыктагы бөтен мәшәкать аның җилкәсенә төшә. Авыр заманда ук алар йорткура тергезде, мал, кошкорт асрап яшәде һәм әле дә кул кушырып утырмыйлар. “Бакчалары тулы җиләкҗимеш, яшелчә үстерәләр. Бигрәк тә сарымсак, кишер уңа аларда. Хәтта тирә-як авыллардан килеп алалар; күршеләрне бал белән сыйлыйлар. Хәнәнең куллары белән чиккән әйберләре күз явын алырлык. Авыл клубында үтә торган чараларны, сабантуйларны аның иҗат җимешләре бизи”, - дип мактап бетә алмый күршесе Рәйсә Назыйф кызы. “Сез бик тату, пар килгәнсез, матур яшисез, олыгаеп барсагыз да, авылда үтә торган чараларда да катнашасыз”,- дигәч, Хәнә: “Клубка җан азыгы алыр өчен барабыз, ансыз да яшәп булмый; аннан соң гаилә капитанының рульне дөрес тотуы да әһәмиятледер”,- диде көлемсерәп.

Әйе, Алтмыш ел иңне - иңгә терәп,

Сикәлтәле юллар үтелгән.

Авар чакта аумас терәк булып,

Гомер йомгаклары сүтелгән.

Бизәк өстенә бизәк булып, бу тату, эшсөяр гаиләдә өч бала үсте. “Оясында ни булса, очканы да шул була”, диләр бит. Хак сүзләр.

Ике кыз, бер малай, әтиәниләре кебек, эшсөяр, намуслы, ярдәмчел булып үсәләр, бүгенге көндә үзләре матур гаиләдә сөекле әти-әни булып яшиләр. Филүзә- Нефтекама шәһәрендә гомере буе халыкны социаль яклау системасында алдынгы хезмәткәр, министрлыкның Мактау грамоталарына лаек. Шигырьләр язарга ярата. Икенчесе Рәдисә - буйга бәләкәй булса да, спорт белән дус, ярышларда җиңеп кенә тора, грамоталары бихисап, ул Дүртөйле районының Әсән авылында төпләнде, һөнәре-агроном. Көтеп алган өченче бала- Фәүдис тә яшәүнең мәгънәсен аңлап, әтисе-әнисе үрнәгендә эшсөяр булып, тормышны яратып яши. Армия сафларында хезмәт иткәндә, частьтан әти- әнисенә мактау хатлары килеп торды. Бүгенге көндә Нефтекама шәһәрендә гомер итә, матур йорт тергезде, яхшы гаилә башлыгы. “Кем арбасында булсаң, шуның җырын җырларсың” дигән мәкальдәгечә бу балаларның яшәү тәртибе. Җыеп кына әйткәндә, Финус белән Хәнәнең гаиләсе яшәүнең мәгънәсен аңлап, бүгенге көндә дә барына канәгать, үзләре тудырган мәһабәт дөньяларында төрле мәшәкатьләр белән һаман да мәшгуль, башкаларга үрнәк булып яши. Бәхетле озын гомер телик аларга.

Фәнә МИНҺАҖЕВА, ветеран-укытучы. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: