Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
13 апрель , 11:00

Пар канатлы гомер юлыннан

Югары Яркәйдә күркәм гомер кичерүче Рәгыйдә һәм Мирзәлиф СӘЛИХОВЛАР  – алтын туйларын билгеләп үтүче парлар.

Пар канатлы гомер юлыннан
Пар канатлы гомер юлыннан

Алтын юбилей - гаилә тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе. Ярты гасыр бергә яшәгән кешеләр мәхәббәтнең, бер-береңә карата ихтирамның, дуслыкның, тугрылыкның бәхетле гаилә тормышының төп юлдашлары булуын исбатлый. Югары Яркәйдә күркәм гомер кичерүче Рәгыйдә һәм Мирзәлиф Сәлиховлар да – алтын туйларын билгеләп үтүче парлар.

Гомерләре буе һәркайсы үз һөнәри урынында намус белән хезмәт куйган. Гаилә башлыгы хезмәт юлын Илеш ремонт - техник предприятиесендә эшләүгә багышласа, гомер иптәше Рәгыйдә Әнгам кызы озак еллар район кулланучылар җәмгыяте өлкәсендә намуслы хезмәт итә. Хезмәт ветераны исеме, күп санлы почет грамоталары ияләре алар.

Моннан ярты гасыр элек Яңа Күктау авылы егете Иске Күктау авылы кызына гашыйк була, яшьләр гыйнвар аенда кавышып, гаилә учагы кабызалар. Тәүдә алар төп нигездә яшиләр. Арытаба район үзәгенә күченеп, үз йортларын салып керәләр.

Аларның гаиләсен районда һәркем уңган, булдыклы,тырыш гаилә буларак белә. Сәлиховлар өчен төп урында гаилә, алар үз балалары өчен лаеклы үрнәк. Дөрес тормыш юлын табарга өйрәтеп үстерәләр, югары белем бирәләр, туйлар ясап, олы тормыш юлына чыгаралар. Гөлнара – район эчке эшләр бүлегендә, Гөлшат сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли. Балалар да әтиәниләренең ышанычны аклап, матур яшиләр, уңганнар, чырышлар.

Рәгыйдә Әнгам кызы һәм Мирзәлиф Шакир улының үз гаилә байлыгы да бар - дүрт оныклары зур куанычлары. Картәти белән картәни аларның уңышлары белән горурланалар һәм шатланалар.

Бу парларның еллар үтсә дә, мәхәббәтләре сүнмәгән, сүрелмәгән, ә киресенчә ныгыган гына. Парлашып атлаган тормыш юлында бер-берсенә терәк, таяныч булып, кыенлыклар алдында югалып калмыйча, үз һөнәрләрен табып, хезмәт салганнар, акыллы, тәрбияле балалар үстергәннәр һәм бүген дә үрнәк булып яшиләр.

Ильфира ФИДАИЛОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: