Маяк
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
11 Май 2024, 10:30

Ике тырыш ярәшсә, бәхет барыр янәшә

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Түбән яркәй авылында яшәүче Айсылу Флүр кызы һәм Радик Фәрит улы Янбердиннар-пар канатлы булып, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче матур гаиләләрнең берсе.

Ике тырыш ярәшсә, бәхет барыр янәшә
Ике тырыш ярәшсә, бәхет барыр янәшә

Радик Фәрит улы 1969 елда ерак Алман илендә Потсдам шәһәрендә дөньяга аваз сала. Күп тә үтми алар туган якларына - Югары Яркәй авылына кайтып төпләнәләр. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаган егет армия сафларында хезмәт бурычын үтеп, запастагы лейтенант булып кайта. Район мәктәпләрендә тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләрен укыта, арытаба муниципаль район хакимиятендә эшли, район хәрби комиссариатында хезмәт юлын дәвам итә. Хәзер инде хезмәт стажы 35 елдан артык.

Айсылу Флүр кызы - гүзәл табигатьле Федоровка районы Яңа Явыш авылында дөньяга килә, эшсөяр һәм тәрбияле булып үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфадагы 2 нче педагогия училищесының сынлы сәнгать бүлегендә белем ала. Күңелле студент елларында Илеш районына әхирәтенә кунакка кайтып йөри. Шул вакытта булачак тормыш юлдашы Радик белән танышалар да инде. 1992 елда яшьләр гаилә корып җибәрә.

Айсылу Флүр кызы Түбән Яркәйдәге балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Изге һәм җаваплы, авыр һәм тынгысыз хезмәтләрнең берсе ул – балалар тәрбиячесе. Айсылу Флүр кызы һәрвакыт эзләнә, үз өстендә эшли. Балаларының уңышларына ихлас күңелдән сөенә. Балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлардан акыллы, үз максатына ирешергә омтылучы шәхесләр үстерү өчен күпме сабырлык, тырышлык таләп ителә.

- Язмышымны мәгариф тармагы белән бәйләвемә һич үкенмим. Эшемне, балаларны яратам. Арып кайтып киткәндә дә, икенче көн тагын да ашкынып киләм. Мина кечкенәләрнең гадилеге, самимилеге, эчкерсезлеге ошый. Бакчага килгәч, барлык борчуларым онытыла, аларның шат тавышлары күңелемне дәвалый, тирә-ягымда яхшы кешеләр, таянырлык хезмәт- тәшләрем булуы да сайлаган һөнәремнең дөреслегенә инандыра, - ди Айсылу Флүр кызы.

Бүгенге көндә А.Янбердина Түбән Яркәйдәге «Баланы үстерү - үзәге балалар бакчасы»нда полингваль төркем тәрбиячесе вазыйфасын башкара, 31 ел хезмәт стажына ия. Район һәм рес- публика күләмендәге төрле конкурсларда актив катнаша, 2010 елда Өченче бөтендөнья башкортлары корылтаена делегат булып бара.

Радик Фәрит улы белән бер-берсен күз карашыннан аңлап, парлы гомер кичерүләренә 32 ел. - Шөкер, тормышыбыз матур, бар уңайлы шартларны да булдырдык. Үзем соңгы вакытта Себер якларында эшләп йөрим, - ди гаилә башлыгы.

Кешелекле, ачык күңелле, ярдәмчел булулары белән күршеләре һәм авылдашлары арасында ихтирамга лаек бу гаилә.

Үз тырышлыклары белән яңа йорт салып чыктылар, ихата-кураны зәвык белән бизәп, җитеш тормышта яшиләр. Айсылу аш-суга да бик оста, уңган хуҗабикә бакчасында аллы-гөлле чәчәкләр үстерә, йортын да экзотик гөлләр бизи.

Ике кыз, бер улларына гомер биреп, уңган, эшсөяр итеп үстерәләр. Балалары да ата-ана үрнәгендә – тырышлар һәм булдыклылар. Уллары Нәфис ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайтып, Балалар иҗат үзәгендә кыллы музыка кораллары буенча түгәрәкне җитәкли, үзенең матур җырларын иҗат итә. Кызлары Розалина тормыш иптәше белән өч малай үстерәләр. Төпчек кызлары Айгүзәл 5нче сыйныфта белем ала.

Кеше тормышы һәрвакыт шатлыклардан тормый шул, язмыш үз сынауларын бирә. Айсылуның туганы мәрхүм булгач, аларның өч баласын канатлары астына алып тәрбиялиләр. Иң өлкәне Аяз Себер якларында эшли, Нурислам 8-нче, Айчуак 7нче сыйныфта укыйлар. Тәрбияле, әдәпле балалар, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнергә дә вакыт табалар.

Әлеге гаиләнең тырышлыгына, уңганлыгына сокланмау мөмкин түгел, бар җирдә тәртип,чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. “Бар нәрсә җитеш, тормышыбыздан канәгатьбез, бары сәла- мәтлек булсын да, җан тынычлыгы ташламасын. Һәм, иң мөһиме, илләр тыныч булсын!”, - ди Янбердиннар.

Гөлсем ХАФИЗОВА. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: