Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
9 июнь , 11:00

Туган җирдә табылган бәхет

Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Этәй авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп бергә матур гомер кичерә Гөлнур һәм Заур Хәертдиновлар.

Туган җирдә табылган бәхет
Туган җирдә табылган бәхет

Алар тормышның мәгънәсен, кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яши. Бар нәрсәләре дә җитеш, дөньялары түгәрәк аларның. Гомумән, алга куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек Туган җирдә табылган бәхет кирәк. Ә бу гаиләгә хас бу сыйфатлар.

Өч ул тәрбияли яшь пар. Өлкән уллары Альбертка – җиде яшь, беренче сыйныфта укый. Уртанчысы Әмиргә – биш, кечеләре Асланга 3 яшь.

Альберт мәктәпкә теләп йөри, ул математиканы үз итә, рәсем ясарга ярата. Укытучысы Зөлфия Рәфил кызын хөрмәт итә. Балалар бакчасына йөрүче Әмир кызыксынучан, бар нәрсәне белергә, төшенергә тырыша. Ул биргән сораулар, хәтта өлкәннәрне дә хәйран калдыра. Иң кечесе Аслан тыныч уеннарны өстен күрә.

Күп балалы гаиләдә көн иртәнге мәшәкатьләр белән башлана. Картыйлары Фәридә – зур ярдәмчеләре. Ул оныгын - мәктәптән, кечеләрен бакчадан барып алырга ярдәмләшә. Гаилә башлыгы эштән соң гына кайта, кадерлеләре аны сагынып каршы ала.

Гөлнур Вәзил кызы һәм Заур Рәмзил улы бер авылда, бер мәктәптә укып, бер үк чишмә суын эчеп үсә. Шуңа күрә тормышка карашлары да бер үк. Җәй аеруча күңелле үткән алар өчен. Җәен елгада су керәләр, яланда уйныйлар, болыннарда йөгерәләр, шалашлар төзиләр. “Авылда үткән балачак – иң бәхетле мизгелләр булганын хәзер генә аңлыйбыз. Аны бернәрсәгә дә алыштырып булмый. Гаджетлар һәм компьютерлар, хәтта телефоннар да юк иде. Безнең балачак рәхәт, сәламәтлеккә файдага үтте, чөнки без гел саф һавада уйнадык, су коендык. Әти-әниләргә йорт хуҗалыгында, бакчада да ярдәм иттек. Һәрберебезнең үз бурыч-эше бар иде», - ди хуҗабикә.

Мәктәптән соң Заур Екатеринбургка китә, урман хуҗалыгы университетында укый. Гөлнур Югары Яркәй аграр-технология колледжын тәмамлый. Мәктәптән соң яшьләр язмышларын берләштерә, кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Заур Гөлнурны тормыш иптәше итеп сайлап, чәчләрен-чәчкә бәйли. Бер-бер артлы өч ул, өч батыр дөньяга килә. Яшь гаиләнең бәхетенә картәтиләре Галимҗан Хәертдиновтан зур, иркен йорт мирас булып күчә.

Бүгенге көндә Заур шәхси мастерскойда механик булып эшли. Гөлнур Этәй мәдәният йортында - мәдәни оештыручы. Ул һәр бәйрәмне моңлы тавышы белән бизи, татар һәм урыс телләрендә җырлар башкара.

Әйтергә кирәк, Гөлнур йорт учагын саклаучы һәм уңган хуҗабикә дә. Ул үз йортын әкияттәгедәй патшалыкка әйләндергән. Анда һәрвакыт яхшы мөнәсәбәтләр һәм тынычлык хөкем сөрә. Бәхетле пар бер-берсенә юл биреп, балаларын да үз үрнәгендә тәрбияли. Чөнки бала кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр, чәчәкләр үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзәтүен, бергәләп кич утырып телевизор карауларын, бер-берсенә җылы карашларын күреп үсәргә тиеш. Йорт эшләрендә булышып, әби-бабасына ярдәм итеп үскән бала гамьсез, ваемсыз булмый. Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнә, юкны бушка аударып йөрергә вакыты калмый.

Тырышып дөнья көтүче, булдыклы балалар тәрбиләүче бу күркәм парны күптән беләм. Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бакчаларындагы җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән сөендерә. Ә авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә. Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган.Тылың ныклы, “ярты ягың” акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр ул.

– Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә сүзендә тора белгән, башлаган эшен җиренә җиткерә торган «алтын куллы» тормыш иптәшем. Шөкер, hәр иртәдә шатланып чыгып китә торган яраткан эшем бар. Балаларыбыз да итагатьле, кешелекле булып үссен, – ди Гөлнур ханым.

Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, гаиләдә - бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балаларына кайгыртучан әти белән әни булса, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашлары өчен ышаныч, хөрмәт казанган киң күңелле чын кешеләр алар.

Зөмәрә КАМАЛЕТДИНОВА. Этәй авылы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: