Маяк
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
23 июнь , 10:30

Бердәмлектә, татулыкта тормыш серләре

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.

Бердәмлектә, татулыкта тормыш серләре
Бердәмлектә, татулыкта тормыш серләре

Гаиләсез кешенең ныклы терәге, яклаучы һәм саклаучы кешеләре булмый. Андыйларны канатсыз кош белән чагыштырырга мөмкин.

Безнең илдә гаилә - дәүләтебезнең нигезе, ул ныклы булса, дәүләт нык лы була. Безнең Сүлте авылында 40 ел иңгә-иң терәп гомер итүче Зәбирә һәм Риф Шәйхетдиновлар да матур итеп дөнья көтә. Риф Яңа Аташта Әдибә һәм Сәетмәгърүф Шәйхетдиновларның дүрт балалы гаиләсендә төпчек булып туа. Сәетмәгърүф бабай колхозда – тракторда, Әдибә апа төрле эштә җиң сызганып фида-карь хезмәт сала. Риф абый Яңа Аташ башлангыч, Сүлте сигезьеллык мәктәпләрен уңышы тәмамлап, белемен арттыру нияте белән Югары Яркәйдәге СПТУ-86 га килә. Кулына диплом алгач, яшь белгеч туган колхозында ике ел тырышлык сала.

Повестка килгәч, хәрби бурычын үтәргә илебезнең башкаласы – Мәскәүгә һава һәм ракеталарга каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт итә.

-Бишенче сыйныфта укыганда ук Лена авылыннан Флорит Хафизовның (мәрхүм) комбайнында ярдәмче булып хезмәт юлымны башладым дисәм дә була, - дип искә ала Риф абый. –Арытаба укуларны тәмамлап кайткач, “ДТ-75”, “Алтай”, “МТЗ” тракторларын “йөгәнләдем”. Кыш айларында терлекчелектә мәшгуль булдым. Эшемне яратып башкарам, шул миңа көч бирә. Риф абый пенсиягә чыккач та тик ятмый, “Агыйдел” җәмгыятендә үзенең карамагында булган 30 үгез, 100 тана карый. Хуҗалык кассасын тулыландыруга зур өлешен кертә . Аның 46 еллык стажы югары бәһаланып, РФ хезмәт ветеранына ия һәм Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазенә лаек була.

Шушы җирдә туып-үсеп, туган авылына тугры хезмәт итүче ир узаманы, үрнәкле гаилә башлыгы, кадерле әти, яраткан картәти Риф Шәйхетдинов оста гармунчы да. Бәлки, шул ягы белән Сүлтенең иң матур кызы Зәбирәне үзенә караткандыр да. Ул кайларда гына эшләмәде – почта начальнигы да, фермада сыер савучы да була. Пенсиягә чыкканчы бозау караучы булып хезмәтен тәмамлый. Бәхетле гаиләдә кызлары Лилия туа. Ул иптәше Радик белән Татарстан Республикасы башкаласы Казанда яши, үзаллы тормыш көтә, ул һәм кыз тәрбияли.

Бүгенге көндә тырыш гаилә тыныч кына балалар, оныклар куанычын тоеп, дөнья көтә. Алар авыл тормышын бердәмлектә, татулыкта, дәрт-дәрман белән яратып алып бара. Һәм бу турыда һич тә үкенми. Киләчәктә аларга бары тик уңышлар, көткән дөньяларында исән-сау, хәерле гомер кичерергә язсын.

Гөлнур НИГЪМӘТОВА. Сүлте авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: