Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гаилә
13 июль 2024, 12:00

Тормыш авырлыкларын бергә җиңеп

Тормыш диңгезенә йөзеп кереп киткән гаилә корабын аяусыз дулкыннар төрлечә бәргәли, сыный, айкый-чайкый. Диңгез тынгач матур итеп тыныч кына йөзә. Шушы корабны дөрес, адашмаслык, җил-давылларга бирешмәслек итеп алып барырга ныклы, ышанычлы көчле зат кирәк. Безнең Аккүз авылында да бар андый матур, тату, бердәм гаиләләр. Рәзифә һәм Рәвил Сәлиховлар шундыйлардан.

Тормыш авырлыкларын бергә җиңеп
Тормыш авырлыкларын бергә җиңеп

Рәвил Хәниф улы Аккүз сигезьеллык мәктәптән соң, Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәпне тәмамлый һәм ил алдындагы изге бурычын үтәргә юллана. Ул Амур өлкәсендә радист булып хезмәт итә. Армия сафларыннан исән-имин әйләнеп кайткач, аны мәктәпкә физрук итеп алалар. Мәктәп тормышында кайный, җәмәгать эшләрендә дә актив була. Бәйрәмнәрдә демонстрацияләргә чыгуны оештырып, алдан йөри.

Арытаба тырыш, булдыклы егетне колхоз идарәсе чакырып ала һәм төзүче мастерлар әзерли торган Югары Уральскийга җибәрәләр. Биредә укуын тәмамлап, кулына диплом алгач Жданов ис. колхозда эшли башлый. Үз куллары белән беренче йортын төзи.

Рәвил Хәниф улының Аккүз урта мәктәбенә урыс теле һәм әдәбиятыннан укытырга килгән Кадер авылы кызы Рәзифә Нәһерлегаян кызына күзе төшә. Алар очраша башлыйлар. Бераз вакыттан соңматур гаилә корып, дөньякөтә башлыйлар. Бу вакытта Рәзифә апа Аккүз авыл советында рәис вазифасын башкара.

Дөньяларын түгәрәкләп, беренче сабыйлары – уллары туа. Яшь парның шатлануларының чиге булмый. Аңа Рәзил дип исем кушалар. Кызганычка каршы, сабыйның гомере кыска була. Ул 1 яшьтә 7 айда күзләрен мәңгелеккә йома. Икенче балалары Лариса да әти-әнисенең йөрәк ярасы гына була. Шундый матур, сөеп туймаслык кыз бер яшь тулгач мәрхүм була. Сәлиховлар, күтәрә дә алмастай кайгыны җиңәргә үзләрендә көч табалар. Бераздан аларны сөендереп, уллары Илнар туа.

Тормыш үзенчә әкренләп кенә дәвам итә. Рәвил Хәниф улына газ буенча инженер вазифасын йөклиләр. Ике ел эчендә аның тырышлыгы белән 5 авылга газ кертелә. Зәңгәр ягулык һәр йортны җылыта башлый. 2004 елда аны Аккүз авыл советы авыл биләмәсе башлыгы итеп билгелиләр. Рәзифә апа лаеклы ялга киткәнче авыл советы авыл биләмәсендә секретарь булып эшли.

2002 елда бар уңайлыклары булган заманча йорт төзеп чыгалар. Күпләп мал асрыйлар, кош-корт үстерәләр. Бакчаларында төрле чәчкәләр күзнең явын алса, яшелчәләр, җиләк-җимешләр мул уңыш белән сөендерә.

Уллары Илнарга югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгаралар, оныклар сөюбәхетенә ирешәләр. Илнар буш вакытларында сәнгатьне якын итеп, җырлар яза. Туган тел, Курай, БСТ һ.б. каналларда аның башкаруында җырлары яңгырый. Республикада оештырылган төрле конкурсларда призлы урыннар яулый. Кызганычка каршы, аның , оныкларының уңышларына сөенеп кенә яшәгәндә, аяусыз үлем бердәнбер улларын алып китә.

Бу күтәрә алмастай кайгыларны җиңәргә бер-берсенә булган ярату, ихтирам гына ярдәм иткәндер. 49 ел иңне-иңгә куеп, килгән авырлыкларны җиңеп яшәгән авылдашларым күпләргә үрнәк булып тора.

Ираида ИМАМОВА. Аккүз авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: