Маяк
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
9 август 2024, 12:20

Күп балалы булу иң зур бәхет

Башкортстанда бала туган барлык гаиләләр дә, аларның матди иминлегенә һәм балалар санына карамастан, дәүләт ягыннан матди ярдәмгә исәп тота ала. Сүз төрле ташламалар һәм пособиеләр рәвешендә матди, шулай ук тормыш өчен мөһим хезмәтләр аша ярдәм турында бара. Төбәк дәрәҗәсендә 6 яшьтән кечерәк булган күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бушлай дарулар бирү, балалар бакчаларына аларны беренче чиратта урнаштыру мөмкинлеге бар.

Күп балалы булу иң зур бәхет
Күп балалы булу иң зур бәхет

Укучылар өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрү, туклану һәм форма бирү каралган. Моннан тыш, мондый гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламалар ясала һәм торак шартларын яхшыртырга, шул исәптән җир участоклары алырга ярдәм ителә.

Татьяна ВАСИЛЬЕВА, Илеш районындагы, “Гаилә хезмәте” җитәкчесе:

«Ун ел эчендә Башкортстанда күп балалы гаиләләр саны дүрттән бер өлешкә -59 меңгә тиклем арткан. Алар саны буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында һәм бөтен ил буенча җиденче урында тора. Шул ук саннарга Илеш районының күп балалы гаиләләре дә кертелгән, алар арасында – Рсай авылыннан Ивановлар да бар. Быел алар 14 ел бергә гомер иткәннәрен билгеләп үттеләр. Күп яшьләр бәхет эзләп читкә юлланган заманда соклангыч парның туган авылларында төпләнеп, әти-әни нигезенә дөнья корып яшәве зур ихтирамга лаек».

Миләүшә һәм Олег Ивановлар өч ул тәрбиялиләр. Үзләре дә ишле гаиләдә үскәннәр, шуңа күрә алар өчен бәхетнең төп нигезе – сабыйларның шат тавышы. Әйткәндәй, хәзер күп балалы булудан һич кенә дә куркасы юк, чөнки гаиләләр сабый туганнан алып балигъ булганчыга кадәр һәр этапта ярдәмгә өмет итә ала.

Ивановлар да бу чаралардан файдаланган: икенче уллары дөньяга килгәч, ана капиталы акчасына 2011 елда зур һәм уңайлы йорт төзеп кергәннәр, өченче бала туу белән бушлай җир участогы бирелгән. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалардан файдаланалар, ай саен пособие, сатып алынган мәк- тәп формасы өчен түләүләр алалар, мәктәптә балаларның туклануы - бушлай, шулай ук “Беренче сыйныф укучысы портфеле” проекты буенча да гаилә ярдәм күргән.

“Күп бала үстерү авыр түгел, алар бит - безнең тормышның яме, мәгънәсе. Һәркайсы үз ризыгы белән туа. Улларыбызны эшсөяр, кешелекле, игелекле итеп тәрбияләргә тырышабыз. Киләчәктә күңелләренә яткан һөнәр сайлап, үз юлларын табуларын, безне уңышлары белән шатландырып торуларын телибез”, -ди Ивановлар.

«Без матди байлык һәм карьерага, акча эшләүгә күп игътибар биреп, иң мөһим нәрсәне - әти һәм әни булу бәхетен оныта башладык. Безнең юл - ныклы гаиләләр, күп балалык, балаларны игелек, намус, хезмәт рухында тәрбияләү”.  Республика Башлыгының 2019 елда Дәүләт Җыелышы-Корылтайга мөрәҗәгатендәге чыгышыннан.

Әйе, бу йортта изгелекле, уңган әти-әни үрнәгендә сабыйлар кечкенәдән бер-берсе өчен зур җаваплылык тоеп, бердәмлеккә, эшкә өйрәнеп үсә.

Олег – Клавдия һәм Петр Ивановларның сигез балалы гаиләсендә төпчеге булып дөньяга килгән. Әтисе бакыйлыкка күчкәндә аңа нибары 6 яшь була. Әнисе аларны җил-яңгыр тидерми үстерә. Урта мәктәпне тәмамлауга ук “Урал” хуҗалыгында беренче хезмәт юлын башлый. Армия сафларында егетлек бурычын үтәп кайткач та, эшен дәвам итеп, комбайн штурвалы артына утыра. Кечкенәдән хезмәт тәмен, икмәк кадерен белеп үскән егет ничәмә еллар инде үзе сайлаган юлдан тай-пылмый – бүгенгәчә игенчелектә тир түгә. “Агыйдел” җәмгыятендә иң уңган, алдынгы механиза-торларның берсе ул. Тормыш иптәше белән мәктәп елларыннан ук дуслашып йөреп, кавышканнар.

Миләүшә Әлфия һәм Марат Мортазиннарның дүрт балалары арасында - иң өлкәне. Уфа финанс һөнәри колледжын тәмамлагач, ул 10 ел башкалада бухгалтер булып эшли. Олегны армия сафларына озатып, көтеп ала һәм шулай бервакыт авылга ялга кайткан вакытта мәңгелек яр булырга ризалы- гын бирә. Бүген инде мәхәббәтле матур парның өч баһадир уллары үсеп килә. Данил-11нче, Артем-7нче, Арсен 6нчы сыйныфка укырга бара. “Әти-әниләр исән чагында ярдәмнәрен тоеп яшәдек, хәзер инде үз көчебезгә ышанып тормыш йөген бергә тартабыз. Балалар үстергәндә төрле вакытлар була, барысы да җиңел дип әйтеп булмый. Шөкер, Олегымнан уңдым, ул хәстәрлекле әти, гаиләбезнең таянычы. Тигезлек белән яшәгәч, авырлыкны сизмибез”, -ди Миләүшә.

Һәркөнне хуҗабикә гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйлый. Ул пешергән ашларны уллары көтеп ала. Үзләре дә йорт эшләрендә, аш-су әзерләүдә зур ярдәмче. Күркәм пар бакча үстереп, күпләп мал-туарын асрап, йортларына килгән һәркемне ихлас каршы алып, сый-хөрмәт белән озатып, гөрләтеп дөнья көтә.

Киләчәктә уйлары да, эшләре дә бер булсын Ивановларның, нәкъ алар кебек тырыш гаиләләр авылның утын сүндерми яшәтә, күрке һәм киләчәге булып тора да инде.

Лилия БАЯНОВА.

Күп балалы булу иң зур бәхет
Күп балалы булу иң зур бәхет
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: