Фәгыйть Шәммәт авылында Фәнзилә һәм Сәгыйть Нуруллиннарның күп балалы гаиләсендә төпчек бала булып аваз сала. Шәммәттә - башлангыч, Аккүздә урта мәктәптә бары тик яхшы билгеләренә генә укып, үсмер, яшьлек вакытларында спорт уеннарында, бигрәк тәшахмат, шашка буенча беркемгә дә ал бирмәүче егет була ул. 1991-1993 елларда Саратов өлкәсендә армиядә хезмәт итә. Кранчы һөнәрен үзләштерә. Армиядән кайткач, мәктәп автобусына шофер итеп утырталар.
Шунда эшләгәндә Кыпчак сылуы белән таныша да инде ул. Гөлнара мәктәп укучысы гына була әле. Ул Дәлия һәм Дилфәт Даяновларның көтеп алган беренче кызлары булып дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук сеңелләре белән әти-әниләренә йорт эшләрендә булыша, руль артына утырырга да куркып тормыйлар.
- Фәгыйть белән бик яшьли кавыштык, 17 яшь тулган иде миңа. Актанышта поварлыкка бер ел укыдым да, туебыз булды. Һич үкенмим. Ике улыбыз үсеп буй җитте инде, - ди Гөлнара, бүгенге бәхетле тормышына сөенеп. Эйе, зур, якты, заманча йорт, мунча, каралты-кура да бик матур итеп, планлаштырып төзелгән. Гаражында - җинел машиналары. Бакчадагы агачлары да һәркайсы тиешле урынында кебек. Сөеп-сөелеп, сөенеп яшисе генә бәхетле парга.
Олы уллары Айнур Нефтекамск шәһәрендәге нефть колледженда укып, электрик һөнәрен үзләштерә. Бүгенге көндә Когалымда “Экситон-автоматика” җәмгыятендә төзелеш-монтаж эшләре буенча мастер булып эшли. Кече уллары Айдар 9 сыйныфтан соң Алабуга политехник техникумында беренче курста белем ала.
Бу йортта пөхтәлек ишегалдыннан ук башлана.Бар нәрсә тәртип белән урнаштырылган. Хатын-кыз эше, ир эше дип каралмый монда: малайлар мунчала тотып идән юарга, әниләре машина кабызып, утын төяргә китәргә мөмкин.
- Бертуган сеңелләрем һәм аларның гаиләләре, әнием яклап туганнарым күмәклек соралган һәр эштә олы ярдәмчеләрем. Бик рәхмәтлемен аларга, - ди Гөлнара.
Күренүенчә, үз тормышларыннан бик тә кәнагать бу гаилә. Үз тырышлыклары белән барысын булдырып, күпләргә үрнәк булып, гөрләтеп яшиләр.
Әнфисә ШӘЕМОВА. Шәммәт авылы.