Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гаилә
6 декабрь 2024, 10:15

Булдыклы да, ярдәмчел дә

Әй, бу гомер дигәнең, күз ачып йомганчы үтә дә китә. Көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән айлар, еллар узганын сизми дә калабыз. Ә еллар маңгайларыбызда сырлар калдырып, ага да ага. Менә туганыбыз, энебез Рәфис Мирхәт улына да 60 яшь ишек каккан.

Булдыклы да, ярдәмчел дә
Булдыклы да, ярдәмчел дә

Кадерлебез Әлфидә һәм Мирхәт Имамовларның тату, үрнәкле, тырыш гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Армия сафларында Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, туган колхозында шофер булып эшли башлый. Читтән торып Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала. Яшь белгечне колхозның баш инженеры итеп тәгаенлиләр. Ул һөнәрен яратып, төгәл башкара. Р.Имамов эшләгән дәвердә хуҗалык техникалары төзек, һәрвакыт сафта булды. Чөнки Рәфис Мирхәт улы эзләнә, таба, юкны бар итә белде. Энергиясе ташып торган белгечне “Сигнал” колхозына рәис итеп сайлыйлар. “Куш йөрәкле кешедер ул, шулай булмаса, таралып беткән колхозга килмәс иде” , дип халык аның бу тәвәккәл адымына шакката. Чөнки эшләргә техника юк, колхозчылар кайсы кайда эшкә урнашып беткән, хәтта кереп утырырга идарә бинасы гына да юк. Ләкин Рәфис Мирхәт улы авырлыклар алдында каушап калмады. Үзе тирәсенә туган авылым, туган җирем, дип җан атып йөрүчеләрне туплады. Колхозчыларга ай саен хезмәт хакы бирүне кагыйдә итеп куя. Халыкка җитәрлек күләмдә ашлык бирелә. Хезмәтләре лаеклы бәһалангач, алар да тырышып, чәмләнеп эшли башлый. Нәтиҗәдә, басучылыкта да, терлекчелектә дә күрсәткечләр яхшыра бара. Хуҗалыкның техника паркын яңа тракторлар, комбайннар тулыландыра. “Безнең җитәкчебез итәгатьле, үзе ярдәмчел”, - дип сөенә исәмәтлеләр.

Кайда гына эшләсә дә, бары тик уңай яктан гына үзен күрсәтте. Гадилеге, гаделлеге белән ихтирам яулады халык алдында. Бервакытта да тавыш күтәрми, бүлмәсенә кайчан керсәң дә, елмаеп каршы ала иде дип, бүген дә сагынып искә алалар аны. Әлеге вакытта Рәфис Мирхәт улы “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә хезмәт сала.

Гаиләсендә дә бик бәхетле якыныбыз. Тормыш иптәше Фәридә Фәрит кызы белән бик матур, тату гомер кичерәләр. Үз көчләре белән зур, якты йорт салып чыктылар. Күп итеп кош-корт асрыйлар. Ике ул тәрбияләп үстерделәр. Өлкән уллары Вадим йөк машинасында ерак юлларга йөри. Кече уллары Эдуард гаиләсе белән авылда яши.

Энебез Рәфис, күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Пар канатың, сөекле тормыш иптәшең Фәридә Фәрит кызы белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларын гына ишетеп, бәхетле гомер кичерегез.

Бер-берсен ихтирам итеп, аңлап яшәгәннәр генә бәхеткә лаектыр. Соклана белгәннәрне сокландырып, көнләшкәннәрне көнләштереп яшәгез.

Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын,

Сезнең тату, бердәм ояга.

Пар канатлы булып, тигез яшәгез,

Бәхет-шатлык татып дөньяда.

Гомер көзе сары алтын диләр,

Алтын җылыта алмый йөрәкне.

Парлап килсә генә картлык – бәхет,

Ялгыз картлык өзә үзәкне.

Кеше гомере артык озын түгел,

Кошлар гына озын гомерле.

Авырмыйча, тазалыкта яшәгез,

Аллаһ биргән шушы гомерне.

Иң изге теләкләр белән абыйсы Рәдис, җиңгәчәсе Светлана. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: