

Районда Украинада барган махсус операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү йөзеннән төрле оешма-предприятиеләр, аграрийлар, авыл советы авыл биләмәләре, гомумән, барлык илешлеләр теләп кушылды.
Илеш мәгълүмат үзәге коллективы да әлеге чарадан читтә калмады. Мобилизацияләнгән егетләребезгә барлык кирәкле, запас әйберләре белән бензопила алдык. Шулай ук яугирләребезгә җылы эчтәлекле хатлар язып, күчтәнәч тартмасы тутырдык. Анда бозылмый торган әйберләр: тушенка, ботка, шикәр, кәнфитләр салдык.
Егетләребез, Җиңү белән тизрәк исән-имин әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз.