Маяк
+21 °С
Болытлы
Год полезных дел
23 март 2023, 10:30

Дөньяны изге гамәлләр ямьләсен

“Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмов изге гамәлләре белән авылдашларын сөендерә.

Дөньяны изге гамәлләр ямьләсенДөньяны изге гамәлләр ямьләсен
Дөньяны изге гамәлләр ямьләсен

Белүебезчә, Республика башлыгы Радий Хәбиров Указына ярашлы, агымдагы ел Башкортстанда Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителде. Шулай ук 2021 елның 1 мартыннан “Атайсал” проекты ачылып, ул уңышлы гамәлгә ашырыла.

“Атайсал” проектының мөмкинлекләре бик күп. Аның нигезендә туган районга, авылга мохтаж кешеләргә ярдәм күрсәтү ята. Ул төрле өлкәдә тормышка ашырыла ала: төзелештә, юллар, яңа объектлар, авылларны төзекләндерүдә, төрле мәдәни һәм спорт чараларын үткәрүдә, мәктәпләрне шефлыкка алуда, Бөек Ватан сугышында катнашучыларына мемориаль һәйкәлләр, обелисклар, стеллалар ачуда.

Районда бу акцияга кадәр үк туган авылларына, мәктәпләренә һәм башка өлкәләр буенча ярдәм кулы сузган бихисап якташларыбызның исемнәрен горурлык белән атый алабыз. Алар сүз дә генә түгел, изге гамәлләре белән туган җирләренә, үз халкының йолаларына тугрылыкларын исбатлады. Аларның ярдәмнәрен район халкы күреп тора һәм бик тә рәхмәтле. “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмов - нәкъ шундыйлардан.

 “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте районда гына түгел, республикада билгеле урын били. Алар игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә елның-елында югары күрсәткечләргә ирешә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңа технологияләрне киң куллана, заманча техника сатып алуга зур игътибар бүлә, иң мөһиме, эшчеләргә хезмәт хакы үз вакытында түләнә.

Ел саен А.Мөхәрләмовның катнашлыгында Иске Күктау, Исанбай, Исәмәт авыл советы авыл биләмәләре территорияләрендә күп кенә социаль, бигрәк тә Урындагы инициативаларны  яклау программасын, «Эшлекле гамәлләр» партия проектын тормышка ашыру кебек мәсьәләләр хәл ителә. Соңгы елларда гына хуҗалыкның финанс ярдәме белән Исанбай авылында авыл мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалган, гомум белем бирү мәктәбенең түбәсе ремонтланган, асылмалы җиһазлар белән трактор сатып алынган, Иске Күктау авылында урамнарны, урта мәктәпнең тәрәзә блокларын, түбәсен ремонтлау, газификация эшләре башкарылган. Шулай ук Иске Күктау мәктәбенә 500 мең сумлык жалюзи алынып корылган. Авылда җәмгыять средстволарына  мәчет, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан авыл үзәгендә һәйкәл, БТР куелган. Исәмәт авылында эчәр су системасы яңартылган, Торачы авылында күпер төзелгән. Шулай ук авылларда Сабантуйларны уздырганда спонсорлык ярдәме күрсәтә.

2021 елда “Атайсал” проекты чикләрендә Айдар Җиһанша улы ярдәме белән Иске Күктау урта мәктәбе ишегалдына брусчатка җәелде һәм территориясе евроштакетник белән әйләндереп алынды.

Узган елда яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнгә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан Исәмәт авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзелде.

Агымдагы елда  А.Мөхәрләмов Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә “УАЗ” машинасы һ.б. кирәкле әйберләр алып җибәрде.

-Бүген, ил катлаулы чор кичергән чакта, без тынычлык сагына баскан хәрбиләргә ничек тә ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Машина егетләребезнең хәлен бераз булса да җиңеләйтер, дип ышанам. Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз, - ди Айдар Мөхәрләмов.

Һәрвакыт урындагы инициативаларны тормышка ашыруда һәм туган төбәгенә ярдәм күрсәткән, изге гамәлләре белән авылдашларын сөендереп торган Айдар Җиһанша улы  кебек җитәкчеләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.

Лира Гәрәева.

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас