

Украинада хәрби операция игълан ителгәч тә, ир-егетләребезгә оештырылган ярдәмнән аккүзлеләр дә читтә калмады. Тәүдә солдатларга төрле гуманитар ярдәм озатылса, арытаба бер төркем егетләребез мобилизацияләнүче хәрбиләргә мунча ясап җибәрде. Әлеге күләмле эшне башкаруда Зинфир Нургалиев, Рәлиф Гыйльфанов, Рәсүл Гарифуллин, Рамил Ибраһимов, Радик Әсмәндияров, Айбулат Әшәрапов, Айдар Хәсбиев, Фәндәвис Гыйльманов, Зөфәр Миңнекаев, Рәеф Ямилов, Исәмәттән Ринат Фәррахов, Радион Попов, Югары Яркәйдән Ильвир Фәррахов үзләренең көчләрен һәм вакытларын кызганмады. Югары Яркәйдән Айдар Галләмов мунчаның мичен ясаса, Рөстәм Кәбиров тәгәрмәчләр белән тәэмин итте, Алфред Хафизов такталар бирде. Шулай ук авылдашлар кулларыннан килгәнчә финанс ярдәм күрсәтергә тырышты.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әзерәккә генә булса да хәлләрен җиңеләйтү өчен өлеш кертүебезгә бар авыл белән сөенәбез. Исем өчен түгел, ихлас ярдәм итү йөзеннән эшләнә бу эш. Яугирләребезнең туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, көтеп калабыз.
Ираида Имамова.
Аккүз авылы.