

Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәвис Зариповны якыннан белгәннәр нәкъ шулай ди
2020 елдан Башкортстанда кече Ватанга ярдәм итү буенча иҗтимагый проект эшләп килә. Әлеге “Атайсал – Кече Ватан” проектын илешлеләр дә хуплап каршы алды. Әлеге проект буенча районда башкарылган эшләр көннән көн арта. Ул барлыкка килүгә аз вакыт үтсә дә, районның авылларын төзекләндерү өлкәсендә бик күпләрнең ярдәме тиде. Төбәгебезне үрнәкле, көндәлек хезмәтләре белән ныгыткан бу кешеләребез белән горурланабыз, “Илеш МТС” җәмгыяте директоры, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәвис Зарипов – шундый шәхесләрнең берсе.
“Илеш МТС” җәмгыяте – нигез салынган көненнән (2000 ел, машина-трактор станциясе исемендә) башлап, заман авырлыкларына карамыйча эшләүче генә түгел, ә эшчәнлеген яшәеш куйган таләпләрдән чыгып оештыручы, кирәк икән, үзгәртеп корып, алдына куйган максатларын уңышлы тормышка ашыручы районның алдынгы предприятиесе. Хуҗалык белән перспектива белән һәм алга карап яшәүче директор Р.Зарипов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүчеләренең авангардында бара, басучылык, терлекчелек тармакларында яхшы күрсәткечләргә ирешеп, ел да муниципаль район хакимиятенең Дипломы белән бүләкләнә.
Рәвис Газизҗан улы авылның социаль инфаструктурасын төзекләндерүгә дә лаеклы өлеш кертә. Аны якташлары туган җиренең чын патриоты, киң күңелле, олы йөрәкле шәхес буларак белә, хөрмәт итә. Һәрвакыт зур проектларга, мәдәни чараларга, туган авылында мәчет төзетүгә иганәчелек ярдәме күрсәтә. Атап әйткәндә, елның-елына Урындагы инициативаларны яклау программасын тормышка ашыруда, “Балыкчылар ярышы”, “Карга боткасы”, Корбан гаете, Сабантуй һ.б. бәйрәмнәрне уздыруга, якташларының китапларын бастыруга лаеклы өлеш кертә. Соңгы елларда Теләкәй фельдшер-акушерлык пунктында яңа тәрәзәләр, ишекләр куелган, җылылык системасы төзекләндерелгән. Андреевка табиблык амбулаториясенә ЭКГ аппаратын алып бирә. Исанбай төп, Аккүз, Андреевка урта мәктәпләренә музыка корылмалары бүләк итә. Исанбай авыл советы авыл биләмәсенә территорияләрне чиста тоту максатыннан үлән чапкычы белән тәэмин иткән. Боларның барысын да ихласлык белән башкара ул.
Агымдагы елда туган ягының игелекле улы Р.Зарипов тарафыннан “Атайсал” проекты чикләрендә укучыларны йөртә торган Исанбай төп мәктәбе автобусы өчен ташландык бина гараж итеп төзекләндерелә. Дүрт пластик тәрәзә урнаштырыла, ике тимер капка куела, бинаның эчке ягына ремонт эшләнә. Теләкәй авылындагы “Иман Нуры” мәчетенә җомга намазларын һәм башка чараларны үткәргәндә җылы һәм уңайлы атмосфера булдыру өчен идәнгә 10 данә электр җәймәләре урнаштырыла. Шулай ук изге йортнына электр батареялары куела.
Шундый Рәвис Газизҗан улы кебек туган җир җанлы шәхесләребез булганда “Атайсал” проекты тагын да зуррак эшләре белән сөендерер әле. Әлбәттә бу проект ярдәмендә генә барлык таләп ителгән эшләрне хәл итеп бетереп булмаячак, әмма битараф булмаган кешеләр теге яки бу авылга нинди ярдәм кирәк икәнлеген белеп торачак.Туган ягыбызны яратыйк һәм ярдәм итик.
Лира Гәрәева.