+22 °С
Яңгыр


Бүген Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз, гвардия сержанты Риф Шәйхетдиновның исемен мәңгеләштерү максатында, туган авылында - Абдуллада мемориаль тактаташ ачылды.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Виктор Бочаров, “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фларис Нурлыгаянов һәм әгъзалары, туганнары, дуслары, мәктәп укучылары, авылдашлары катнашты.
“Хәтер бакчасы”аллеясына нигез салынып, агачлар утыртылды.