+22 °С
Яңгыр


Бүген Украинада барган хәрби операциядә батырларча һәлак булган, контракт буенча хезмәт иткән ефрейтор, 28 яшьлек якташыбыз Илгиз Сәйфуллинга Аккүз авылында мемориаль тактаташ ачылды. Ул Аккүз урта мәктәбе диварына куелды.
2022 елның 7 сентябрендә Донецк өлкәсе Новомихайловка авылында барган сугышта батырларча һәлак була. Илгиз үзенең хәрби бурычын намус белән үти һәм яшь буынга үрнәк булып кала. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.