

Билгеле булуынча, районыбызга якташларыбыз кыска вакытлы ялга кайта башлады. Бу уңайдан Базытамак күп функцияле авыл мәдәният йортында Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Базытамак авылыннан -Артист, Пионер, Чияле Әтәчтән Монгол исемнәрен йөртүче егетләр белән очрашу узды. Анда Базытамак авыл советы авыл биләмәсе халкы, укучылары катнашты.
Хәрби патриотик рухка корылган чараны Базытамак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Мосабиров ачып, изге теләкләрен юллады.
"Егетләр, сезнең батырлык алдында баш иябез. Сез үз өстегезгә зур җаваплылык алдыгыз һәм шуңа тугры булып каласыз. Ватаныбыз киләчәге өчен көрәшәсез. Бер-беребезне онытып барган дөньяда безне берләштердегез, үрнәк күрсәттегез. Сезнең белән горурланабыз. Исән-имин әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз!",- дип егетләребезгә мөрәҗәгать итте ул.
Очрашуда якташлары өлкән сержант разведчик Марат Мостафин бер минутлык тынлык белән искә алынды. Базытамак балалар бакчасы тәрбиячесе Фәнзүмә Янгирова райондашыбыз Эльмира Насыртдинованың Маратка багышланган шигырен укып ишеттерде.
–Беренче чиратта гуманитар ярдәм күрсәт һәм изге теләкләр теләп хатлар язган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Ватан-Ана чакыру белән илебезне сакларга киттек. Окопта яшәгән вакытта да без гаиләбез янына, сезнең янга кайтачагыбыз турында уйладык. Бу безгә өмет һәм көч биреп торды. Сезнең ярдәмегезне, безгә ныклы терәк булуыгызны тоябыз. Шулай бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр!, - – диде егетләр авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Чара күркәм концерт номерлары белән үрелеп барды. “Сандугач” вокаль төркеменең чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Очрашу дустанә, җылы атмосферада узып, тәмле ризыклар белән чәй эчү белән тәмамланды.
Яугирләребез 30 апрель кабат юлга кузгалды. Җиңү белән исән-имин туган якларына кайтуларын теләп калабыз.