Маяк
+22 °С
Яңгыр
Год полезных дел
5 Май 2023, 06:03

Изге гамәлләр – сөендерә

Муниципаль район һәм авыл советы авыл биләмәләре хакимиятләре Украинада махсус хәрби операцияда һәлак булган һәм анда катнашучы якташларыбызның гаиләсен игътибарсыз калдырмый. Күптән түгел каһарман якташыбыз ефрейтор Илгиз Сәйфуллинның Аккүз авылында яшәүче әнисенең йорт түбәсе профнастилга ябылды

Изге гамәлләр – сөендерәИзге гамәлләр – сөендерә
Изге гамәлләр – сөендерә

Муниципаль район һәм авыл советы авыл биләмәләре хакимиятләре Украинада махсус хәрби операцияда һәлак булган һәм анда катнашучы якташларыбызның гаиләсен игътибарсыз калдырмый. Күптән түгел каһарман якташыбыз ефрейтор Илгиз Сәйфуллинның Аккүз авылында яшәүче әнисенең йорт түбәсе профнастилга ябылды.

Илешле Илгиз Рәмил улы 2022 елның 24 февраленнән 2022 елның 7 сентябренә кадәр Украинада барган хәрби операциядә катнаша, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 2022 елның маенда яраланып, госпитальдә дәвалана.

2022 елның 7 сентябрендә Донецк өлкәсе Новомихайловка авылында барган сугышта батырларча һәлак була. Илгиз үзенең хәрби бурычын намус белән үти һәм яшь буынга үрнәк булып кала. Үлгәннән соң Батырлык орденына лаек була.

Әнисе Фәнүзә Габдракыйп кызы һаман да Илгизнең юклыгына ышанып бетә алмый.

-Йөземә бервакытта да кызыллык китермәде улым. Берберебезне күз карашыбыздан ук аңлый торган идек. Бер начар гадәте дә булмады. Йорт эшләрендә һәрвакыт булышты, әнием дип өзелеп торды. Шул кадәр нечкә күңелле, кешелекле, кечелекле булды балакаем. Һәр эшкә дә җаваплы карады, башлаганын азагынача җиткереп, башкарып куя иде. Кызганычка каршы, йортыбызның түбәсен яңартырга өлгермәде..., - ди ул

Әлеге изге гамәлгә “Илеш ПМК” җәмгыяте уңганнары алынып, аны тиз арада сыйфатлы итеп башкарып чыга. Йорт түбәсе заманча итеп профнастилга алыштырыла.

“Шундый зур эшемне кыска вакыт эчендә башкарып чыктылар. Мин моның өчен район башлыгы Илдар Мостафинга, авыл биләмәсе башлыгы Венер Әхмәтҗановка, эшләүчеләргә, авылдашларыма зур рәхмәтлемен. Алар мине һәрвакыт игътибар үзәгендә тотып, ярдәм итәләр, җылы сүзләрен кызганмыйлар, кирәк чакта юаталар. Эшләрендә уңышлар, иминлек телим”, - ди Фәнүзә апа.

 

 

Лира Гареева

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас