

Бу көннәрдә якташларыбыз бик тә әһәмиятле эшкә кереште – маскировка сеткалары ясый башлады
Бүгенге көндә һәркем ничек тә булса махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Кемнең кулыннан ни килә, кем солдатларга ни җибәрә ала – барысын да тырыштыралар. Алар булышуның төрле юлларын эзли. Маскировкалы сеткаларның сугыш зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, илешлеләр үз көчләре белән бу эшкә алындылар. Шуны да билгеләргә кирәк, әлеге бердәм чарага районыбызның барлык авыл советы авыл биләмәләре кушылды.
Кужбахты авылы халкы да әлеге мөһим эшкә бар күңел җылысын биреп кереште. Кужбахты авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Фәнүзә Кәримова җитәкчелегендә авылның активистлары кичен җырлый-җырлый, изге теләкләр теләп, маскировка сеткаларын үрде.
-Безнең Кужбахтыда бик бердәм халык яши. Бу игелекле эшкә кушылмаган кеше калмагандыр авылыбызда. Сетка үрергә килә алмаучылар матди ярдәм күрсәтә, материал белән булышлык итә. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Бер битараф читтә калучы да юк, - ди Фәнүзә Кәримова.
Райондашларыбыз бик тә саваплы һәм изге эш башкара. Аллаһның рәхмәтләре яусын.