Маяк
+20 °С
Дождь
Год полезных дел
11 Мая 2023, 05:25

“Маяк” кубогына - эстафета

Җиңү бәйрәме көнендә район “Маяк” гәзите кубогына җиңел атлетика буенча эстафета үткәрү традициясе ел саен дәвам итә. Быел да ветераннарга хөрмәт йөзеннән, шулай ук Украинадагы махсус хәрби операциядә башларын салган якташларыбыз истәлегенә, яшьләрне алар үрнәгендә тәрбияләү максатындагы ярыш актив үтте.

“Маяк” кубогына - эстафета“Маяк” кубогына - эстафета
“Маяк” кубогына - эстафета

Җиңү бәйрәме көнендә район “Маяк” гәзите кубогына җиңел атлетика буенча эстафета үткәрү традициясе ел саен дәвам итә. Быел да ветераннарга хөрмәт йөзеннән, шулай ук Украинадагы махсус хәрби операциядә башларын салган якташларыбыз истәлегенә яшьләрне алар үрнәгендә тәрбияләү максатындагы ярыш актив үтте.

Эстафетада район мәктәпләреннән командалар үзара көч сынашып, финишка тәүгеләрдән иң җитезләре килде. Мәктәпләрнең кече төркемнәре арасында Югары Яркәйдәге беренче гимназия командасы, һәр елдагыча, җиңүче булса, Югары Яркәйдәге  дүртенче һәм Карабаш  урта мәктәпләре спортчылары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Белем бирү учреждениеләренең өлкән төркемендә дүртенче урта мәктәпкә тиңләшүче табылмады, беренче гимназия, Башкорт аграр-технология колледжы укучылары икенче-өченче урынга чыкты.

Җиңүчеләрне Илеш мәгълүмат үзәге директоры – “Маяк” гәзитенең баш мөхәррире Лира Гәрәева предприятиенең Почет грамоталары,  истәлекле бүләкләре белән тәбрикләде.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас