

“Беркем мәҗбүр итмәде. Үз теләгем белән туган илемне, якыннарымны саклар өчен киттем”, - ди сугыш яланында Бача исемен йөртүче райондашыбыз.
Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән үз теләкләре белән Ватанны сакларга юлланды районыбызның лачын уллары. Алар арасында Югары Яркәйдә гомер кичерүче, яугир-интернационалист, “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы әгъзасы Камил М. да бар. Туган иле өчен тормышын жәлләмичә, туры мәгънәдә җанын бирергә әзер торган безнең чорның чын геройлары шундый була торгандыр инде. Илеш үзенең батыр йөрәкле уллары белән лаеклы рәвештә горурлана ала.
Камил М. районыбызның матур табигатьле Исанбай авылында Фәния һәм Мирсәгыйть абыйларның эшсөяр гаиләсендә туып-үсә. Урта мәктәптән соң, Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри училищега укырга кереп, тренер-жокей белгечлегенә ия була. 1985 елда армия сафларына алынып, тәүдә Дальний Восток чигендә – сакчы, арытаба Әфганстандагы Мазари –Шариф шәһәре янында наводчик-снайпер булып хезмәт итә. Сугышырга да, үлем белән күзгә-күз очрашырга да туры килә аңа. Ватан алдындагы изге бурычын намуслы үтәп, туган якларына әйләнеп кайта һәм район эчке эшләр бүлегендә водитель булып урнаша. 1997-2008 елларда Нефтекама шәһәрендәге эчке эшләр бүлегендә хезмәт сала. 2008 елның гыйнвар аенда лаеклы ялга чыга.
2022 елның апрелендә Украинадагы махсус хәрби операцияга үз теләге белән китә. Анда “9 БАРС” отрядында бүлек командиры булып хезмәт итә.
“Украинадагы махсус хәрби операция игълан ителү белән ничек анда китү турында уйлый башладым. Үз илемнең патриоты буларак, читтән генә карап йөри алмыйм, йөрәгем кушмый. Анда баруым турында берәүгә дә әйтмәдем. Тормыш иптәшемә эшкә дип чыгып киттем”, - ди Камил М.
Шул елның 13 июлендә туган якларына кайта һәм туган ягының чын патриоты, батыр яугир бер айдан соң, контракт төзеп, якыннарын яклар өчен кабат юллана сугышка. Бу юлы инде ул легендар булган Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны составында китә. Биредә наводчик-оператор була ул. Һәрвакыт алгы сызыкта йөри алар. 2022 елның 5 октябрендә Херсон өлкәсендәге каты яуларның берсендә яралана. Дәваланып, ярасы төзәлгәч, гыйнвар аенда тагы алгы сызыкка иптәшләре янына юллана һәм укчы була. Донецк өлкәсе Угледар, Бахмут шәһәрләре өчен барган сугышларда катнаша. Батыр яугир сәламәтлеге торышы буенча комиссияләнә.
-Илешлеләрдән һәрвакыт гуманитар ярдәм килеп торды. Моның өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга, райондашларыбызга зур рәхмәтлебез, - дип егетләр исеменнән рәхмәтен белдерде Бача.