Маяк
+22 °С
Яңгыр
Год полезных дел
23 Май 2023, 07:15

Батырлыгың алдында баш иябез, Алмаз

Бүген илешлеләр Украинада махсус хәрби операция барышында кыюлык һәм каһарманлык  үрнәге күрсәткән Игмәт авылы егете – 31 яшьлек өлкән сержант Алмаз  Җиһаннур улы Нафыйков белән бәхилләште.

Батырлыгың алдында баш иябез, АлмазБатырлыгың алдында баш иябез, Алмаз
Батырлыгың алдында баш иябез, Алмаз

Бүген илешлеләр Украинада махсус хәрби операция барышында кыюлык һәм каһарманлык  үрнәге күрсәткән Игмәт авылы егете – 31 яшьлек өлкән сержант Алмаз  Җиһаннур улы Нафыйков белән бәхилләште. Геройны соңгы юлга озатырга аның туганнары һәм якыннары, дуслары, сыйныфташлары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, локаль сугыш ветераннары, район халкы килгән иде.

Якташыбыз 2022 елның сентябрендә мобилизицияләнә. Алмаз Нафыйков 13 май көнендә хәрби операциядә геройларча һәлак була.

 Батыр солдат Игмәт авылы зиратына җирләнде. Башкаларның тыныч һәм бәхетле тормышы хакына батырларча һәлак булган 31 яшьлек каһарман егет безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Алмазның әни-әтисенең, барлык якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас