

Яз җитүгә тирә-якны тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү максатында барлык авыл советы авыл биләмәләрендә экологик айлык рамкаларында шимбә өмәләре, Хәтер көннәре актив оештырыла. Районыбызның оешма, предприятие, учреждение коллективлары үзләре карамагындагы территорияләрне, производство участокларын чүпчардан тазартты, палисадникларны, юл һәм елга буйларын тәртипкә китерде, зиратлардагы карт агачларны кисеп, каберләр чистартылды.
Шулай ук территорияләрне яшелләндерү, төзекләндерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге чарада 29 оешма-предприятиедән 115 кеше катнашты. Югары Яркәйдә чәчәкләр утырту матур традициягә әверелде. Тиздән түтәлләр, клумбалар тирә-якка нур чәчеп, балкып утырачак, район халкына һәм кунакларына яхшы кәеф тудырачак.
Киләчәктә дә халык бердәм катнашып, һәркем үз хуҗалыгын, урамнарны тәртипкә китерүгә үз өлешен кертсен иде. Яшәгән һәм эшләгән урыннарыбызга игътибарлы булсак, тормышыбыз тагы да ямьлерәк һәм күңеллерәк булыр.
Фото из открытых источников