

М.Шәйморатов ис. батальонда хезмәт итүче райондашыбыз, хәрби зонада Алмиаз исемен йөртүче яугир үз авылында сәламәтлеген ныгыта.
Әңгәмәләшкәндә ул хәрби хезмәткәр солдатларның көнкүреше, беренче көннәрендә сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар, җирле халык белән аралашу, аларның мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Әңгәмәдә тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар, туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның күңел рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш.
Тик, Алмаз, махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр кебек үк, анда булган вакыйгалар турында аз сөйли. Җавап бирсә дә – төгәл һәм җитди. Кыскасы, чын ирләрчә.
Тормыш юлына күз салсак,туган авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, егет армия сафларына алына. Красноярск өлкәсендә хәрби частьтә укчы булып хезмәт итеп кайта һәм район эчке эшләр бүлегендә эш башлый. Арытаба ерак себер якларына юллана. Бишкурай авылы кызы Айгөл белән гаилә корып, өч кыз үстерәләр. Олы кызлары Таңсылу ТРның Яр Чаллы шәһәрендәге балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Сөмбел Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә – 10нчы, Ләйлә 1нче сыйныфта белем ала. Матур пар Йонны авылында күркәм йорт салып чыккан.
“Армиядә чагында ук Чечен сугышы башлангач, барырга теләк белдергән идем, комбат җибәрмәде. Илне яклау теләге минем бервакытта да сүрелмәде. М.Шәйморатов исемендәге башкорт батальонына ирекмәннәрне җыя башлагач, ике дә уйламый, язылырга булдым”, -ди ул. Үткән елның август аенда Ырынбур өлкәсенең Тоцкий шәһәрендәге хәрби частьтә хәрби әзерлек үтә. “1 сентябрьдә безне Украинаның Херсон өлкәсенә җибәрделәр. Урман эчендә окоплар чокып, шунда яшәдек. Урындагы халык белән дә очрашырга туры килде, безгә карата мөнәсәбәтләре начар түгел иде. 29 сентябрьдә каты бәрелешләрнең берсендә, БМП белән барганда шартлауга эләктек”,-дип сүзен дәвам итте, хәрби юлын бәян итеп әңгәмәдәшем.
Авыр яраланган солдатны башта Югары медицина технологияләре милли медицина тикшеренү үзәге –А.Вишневский исемендәге үзәк хәрби госпитальгә, арытаба Сергиево-Посад районының хәрби госпиталенә күчерәләр. Мәскәү өлкәсендә Горький ис. санаторийда да дәвалана. Бүгенге көндә сәламәтлеген ныгытуны дәвам итә.
-Махсус хәрби операция зонасындагы егетләр белән җай чыкканда аралашып торам, алар гуманитар ярдәм җыючыларга бик рәхмәтле. Барысы да килеп җитә. Социаль челтәрләрдә райондашлар маскировка челтәрләре үрә башлаганын белгәч, горурлык хисе чолгап алды. Сезнең ярдәмегезне, безгә ныклы терәк булуыгызны тоябыз. Шулай бергә һәм бердәм булганда - җиңү безнеке булыр!, - ди Алмаз.