

Халык телендә хөрмәт белән искә алынган, кохозны гына түгел, район данын Русия күләмендә күтәргән күренекле җитәкче турында язарга кулыма каләм алыр алдыннан аның аяк баскан сукмакларыннан үтеп, яшәгән йортын күрергә дип авылга юлландым. Машина Исанбайга җилдерә. Авылга керүгә үк төзек йортлар, ком-таш түшәлгән юллар каршы ала, һәр капка алдында диярлек машина. Хәер, бу бүгенге көндә генә барлыкка килгән үзгәреш түгел. “Октябрь” колхозының рәисе Фәйзелгаян Яхин җитәкчелек иткән чорда ук авыл яңа сулыш алды” дип хәтерли авылдашлары. Әмма бу уңышларга ирешкәнче аңа күпне
күреп, кичереп, катлаулы тормыш юлы үтәргә туры килә. Авырлыклар алдында тез чүкмәгән, җиңелеп калмаган ул.Йонны авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә Фәйзелгаян. Кече яшьтән авыл тормышы белән танышып,басуларда эшләп, буыннарын ныгытып үсә. Җир кадерен шул елларда белә. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Белорет шәһәренә ФЗОга укырга җибәрәләр. Биредә электрокранчы һөнәренә ия була. Бер ел эшләгәч, Йонныга әйләнеп кайта.1940 елда кабат юлга чыга. Комсомол путевкасы белән Яңавыл гражданнар авиациясе училищесына укырга җибәрелә.Дәһшәтле 1941 ел. Сержант Яхин Сталинградны обороналауда беренче хәрби чыныгу ала, үлем белән күзгә-күз очраша. Дон юнәлешендә дошманның снаряд ярчыгы Фәйзелгаянны яралый. Госпитальдә дәваланып чыккач кабат авыр
фронт юллары башлана.Курку белмәс егет Бөек Җиңү бәйрәмен Венада каршылый. Аның күкрәгендә ике “Хәрби хезмәтләре өчен” һ.б. медальләр балкый. 1948 елда кайтып, ял итәргә дә өлгерми, ДОСААФның
район комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Аңа оборона- масса эшен пропагандалау бурычы йөкләтелә.Фәйзелгаян кызлар һәм егетләргә хәрби тәрбия бирү белән шөгыльләнә. Тора-бара Илеш районы ДОСААФ комитеты республикада иң яхшыларга әверелә. Сержант Яхин Мәскәү шәһәрендә уздырылган ДОСААФ съездына делегат итеп җибәрелә. Әйткәндәй, анда катнашу хокукы Башкортстаннан бары тик ике кешегә бирелә. Фәйзелгаян илнең башкаласыннан күтәренке кәеф, дәрт белән кайта. Аңа Маршал Буденныйның имзасы белән “Яхшы оборонамасса эше өчен” билгесе тапшырыла, ә ДОСААФ районда беренче “Москвич” мотоциклы белән бүләкләнә. 1953 елда Ф.Яхин Теләкәй МТСы зонасы буенча район партия комитеты инструкторы итеп раслана. Бу вазифаны ул
1958 елга кадәр башкара. Арытаба Андреевка МТСның башлангыч партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Шул ук елда Ф.Яхинга тагы да җаваплырак вазифа йөкләтелә- “Октябрь” колхозы рәисе итеп куялар.Фәйзелгаянны читән коймалы, салам түбәле өйләр, юлсыз авыл каршы ала. Халык елга суын кайнатып эчә. Яшьләргә клуб кирәк. Кешеләр авыз тутырып икмәк ашау, ямаусыз кием кию турында хыяллана. Әмма кесәдә акча булмый торып,тормышны яхшыртып булмаячагын яхшы аңлый җитәкче. Игенчелек тә артта калган-гектар көче нибары 8 центнер, терлекчелектә дә эшләр әйбәт түгел. Идарә рәисе авыл, колхоз белән танышып чыккач, ныклап уйга кала. Иң элек колхоз икътисадын ныгытырга кирәк. Игенчелектә агротехниканы яхшыртмыйча торып, мул уңыш алу мөмкин түгел. Ф.Яхин һәм агроном Ә.Басыйров киңәшләшеп,ел саен сөрү тирәнлеген күбәйтергә карар итәләр. Тырышлык бушка китми, тирән сөрү үзен аклыйбу елда октябрьлеләр гектарыннан 16,8 ц уңыш җыеп ала.Башка районнар да җирне илешләрчә сөрүгә күчә. Колхоз идарәсе орлыкларны яңарту өстендә дә җентекле эш алып бара.1965 елдан башлап туфракка органик ашламалардан тыш, минераль ашламалар кертелә башлый. Башта бер гектар җир 10-60 кг ашлама белән тукландырса,тора-бара аның куәте, культураның төренә карап, 2-3 центнерга җитә. Шулай итеп, октябрьлеләр гектарыннан 33ц уңыш алуга ирешә.Игенчелек ныклы булса, терлекчелек тармагы да тагы да куәтләнә, күрсәткечләре арттырып үтәлә. Азык базасын ныгыту, савым сыерлары токымын яхшырту аркасында савучылар һәр сыердан 2800-3000 килограмм сөт савуга ирешә. Уңышлы башлангычны югалтмау өчен, беренче чиратта, техника кирәк. НАТИ тракторлары урынына “ДТ-75” тракторлары сатып алынса, РСМ-8 не “СК-4”,”Нива”, “Колос” комбайннары алыштыра, агач кәтүкләр урынына тимерләре кайтарыла, шулай эшнең нәтиҗәлелеге үсә.1960 елларда авыл кешесе, ниһаять, икмәкне күкрәгенә терәп, кисеп ашау бәхетенә ирешә. Колхоз икътисады нык булгач, авыллар матурлана, төзекләнә. 1960-1965 елларда Исанбай, Теләкәй, Олы Ялан авылларында суүткәргеч уздырыла, Исанбайда клуб, 400 урынлык урта мәктәп, котельный,медицина пункты, балалар бакчасы,кунакханә, колхоз идарәсе административ бинасы төзелә. Теләкәй урамнарын мәктәп, магазин бизи. Колхозчылар яңа йортлар салып,өй туйлары үткәрә.Гомумән, авылга яңа сулыш,җан керә. Колхоз территориясе дә гаятьзур үзгәрешләр кичерә-фермалар яңартыла, хезмәт механикалаштырыла.Терлекчеләр көнкүрешен яхшырту беренче планга куела. Бар уңайлыклары булган терлекчеләр йорты салына,ашханәдә түләүсез туклану оештырыла. Исанбайда шулай ук машина-трактор мастерское төзелә.Бу эшләрне башкарып чыгуда колхоз рәисе Ф.Яхинның оештыру сәләте тагы да ачыла төшә.Аның фронтта алган ярасы сызлавын онытып, йокысыз үткәргән төннәре күп була.Тәүлек әйләнәсенә басудан кайтып керми, халыкны иген игәргә, мал асрарга өйрәтә. Киеренке хезмәт нәтиҗәсендә рәис үз максатына ирешә. Өч авылны берләштергән “Октябрь» колхозы механикалаштырылган, рентабельле хуҗалыкка әйләнә. СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын, көмеш медальләре белән бүләкләнә, колхозның йөзен Күчмә Кызыл Байраклар бизи. Фәйзелгаян Фәткелбаян улының тырышлыгы, фидакарьлеге игътибарсыз калмый,
1966 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.Ул җитәкчелек иткән чорда районның җәмәгатьчелек тормышында да актив катнаша. Илеш районы комитеты бюросы әгъзасы, район Советы депутаты була. Лаеклы ялга чыккач та сафта кала, “Октябрь» колхозының ветераннар советы рәисе буларак, җентекле эш алып бара. Шулай аның хезмәт биографиясе дәвам итә. Гомере
бушка узмый, аны халыкка хезмәт итүгә багышлый. Көннетөнгә бәйләп эшләгән Ф.Яхинның кылган изгелекләре, матур эшләре бүген кайтаваз булып кайта. Чөнки авыл кешеләре генә түгел, райондашлар аны яратып, төпле акыллы җитәкче буларак ихтирам һәм зур хөрмәт белән искә ала.
Лилия Йосыпова.