Маяк
+24 °С
Яңгыр
Год полезных дел
19 июль 2023, 09:45

Эшебез саваплы булсын

Узган елда Базытамак урта  мәктәбен тәмамлауга 45 ел тулу унаеннан 1977 елгы чыгарылыш укучыларының истәлекле, фәһемле очрашуы булды.  Чарадан һәркем уңай тәэссоратлар, күңел юанычы алды. Очрашудан таралышканда "Хәсән" чишмәсенә экскурсиягә  алып барып, табигатьне, туган якны яратырга өйрәткән укытучыларыбыз истәлегенә әлеге су чыганагын төзекләндерергә сүз куештык.

Эшебез саваплы булсынЭшебез саваплы булсын
Эшебез саваплы булсын

Узган елда Базытамак урта  мәктәбен тәмамлауга 45 ел тулу унаеннан 1977 елгы чыгарылыш укучыларының истәлекле, фәһемле очрашуы булды.  Чарадан һәркем уңай тәэссоратлар, күңел юанычы алды. Очрашудан таралышканда "Хәсән" чишмәсенә экскурсиягә  алып барып, табигатьне, туган якны яратырга өйрәткән укытучыларыбыз истәлегенә әлеге су чыганагын төзекләндерергә сүз куештык. Ниһаять, “2023 ел – педагог һәм остаз елы” уңаеннан сөйләшкән ниятебезне тормышка ашырдык. Сыйныфташлар белән бергә җыелып, өмә ясап, чишмә территориясен төзекләндердек, чистарттык. Сыйныфташыбыз Фәтыйхҗан Сәлихҗан улы финанс яктан тәэмин итте. Фәнәзилә Әүдәх кызы, Розалия Гыйльмелгаян кызы, Флүсә Сафуан кызы, Рәзидә Шәйхелзадә кызы, Фисә Мөҗтәһит кызы, Наилә Максат кызы, Зәбир Хәниф улы, Рима Фәвәдис кызы, Рәсүл Наил улы, тормыш иптәше Рүзилә Шәрифҗан кызы,  Салават Галим улы, Айбулат Салават улы, Раушат Мөбарәк улы, Раушания Мөбарәк кызы, Иршат Гали улы, Дилә Гофран кызы, Азат Рифкать улына ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәбез.

Киләчәктә планда каралган хәтсез эшләр көтә. Бары тик тагы оешып, башкарасы гына бар. Чишмәне төзекләндерүдә  көчен салган һәркайсына  Ходай Тәгалә меңләтә рәхмәтләре белән кайтарсын,  барыбызгада савабы булсын.

Базытамак урта мәктәбенең  1977 елгы чыгарылыш  укучылары.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас