Маяк
+21 °С
Болытлы
Год полезных дел
22 июль 2023, 08:25

Җиңү бездә булачак!

Сеңрән авылы егете Илнар С. мобилизация башлануның беренче көннәреннән үк Ватан сагына басты

Җиңү бездә булачак!Җиңү бездә булачак!
Җиңү бездә булачак!

Сеңрән авылы егете Илнар Сәфәргалиев мобилизация башлануның беренче көннәреннән үк Ватан сагына басты

Украинада үткәрелә торган махсус хәрби операциядә безнең районнан да бик күп яугирләр катнаша. Ир-егетләребезнең туган якларына кыска вакытлы ялга кайтуы дәвам итә. Аларның якыннары һәм туганнары белән бергә булу, хәрби хезмәтен дәвам итү өчен көч алып китү мөмкинлеге бар.

Әлбәттә, якыннары кыска вакытка булса да кадерле кешеләренең кайтуына бик шат, аларның хисләрен сүзләр белән генә аңлату кыен, озак вакыт күрешми торгач һәм борчылып көткәннән соң, газиз улларын кочаклау мөмкинлеге бигрәк тә әниләр өчен зур бәхет.

Илнар Кадер урта мәктәбен тәмамлагач, Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжында белем алуын дәвам итә. Биредә автомеханик һөнәрен үзләштереп кулына диплом ала. Арытаба армия сафларына юлланып, Мәскәү өлкәсендә намуслы хезмәт итә. Туган якларына кайткач тырыш егет озаклап ял итми, Уфа шәһәрендә сәүдә өлкәсенә эшкә урнаша. Мобилизация башлану белән аңа беренчеләрдән булып повестка тоттыралар. 2022 елның октябрендә Пензага китә һәм хәрби әзерлек үтә. Илнарның сүзләренә караганда, полигонда үткәргән вакытның, алган күнекмәләрнең махсус хәрби операция зонасында файдасы булган.

Яугир башка мобилизацияләнгән егетләр кебек үк, алгы сызыктагы вакыйгалар турында бик аз сөйли, ул бары тик: «Тату хезмәт итәбез, кайда булсак та бергә, бер-беребезгә булышабыз», - дип кенә әйтте.

Ә кулыңа повестка алгач куркып калдыңмы, дип сорагач:” Ватаныбызны бездән башка кем яклар? Һәрвакыттагыча җиңү бездә булачак”, – дип ышанычлы җавап бирде ул.

Шундый сүзләр ишетү солдат өчен горурлык уята. Чөнки мондый кешеләр чын батырлык, ныклык, рухның какшамаслыгы, ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. Шундый егет тәрбияләгәннәре өчен, әни-әтисенә рәхмәт әйтәсе килә.

«Улыбызның ялга кайтуына бик шатбыз, әлбәттә, яңадан аерылу авыр булачак. Кайтуын бик көтәчәкбез, һәр көнне догалар укыйм, барлык ир-егетләребез дә исән-имин  кайтсыннар, барыбызга да тынычлык телим” – ди әнисе.

Илнарга  һәм башка солдатларыбызга рух ныклыгы телибез, чөнки аларга хәзерге вакытта мондый сыйфат бик кирәк. Һәм, әлбәттә, куелган максатларына ирешеп, исән-сау кайтуларын көтәбез.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас