Маяк
+22 °С
Яңгыр
Год полезных дел
25 июль 2023, 09:30

Изгелек күрсәтергә ашык!

Илеш районындагы “Гаилә хезмәте” “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясен 30 августка кадәр дәвам итә.

Изгелек күрсәтергә ашык!Изгелек күрсәтергә ашык!
Изгелек күрсәтергә ашык!

Илеш районындагы “Гаилә хезмәте” “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясен 30 августка кадәр дәвам итә. Аның төп максаты – инвалид балаларга, ятимнәргә, күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга яңа уку елына әзерләнүдә реаль ярдәм күрсәтү. Акция шартларына ярашлы, өр-яңа канцелярия товарлары, язу кирәк-яраклары, дәфтәрләр, балалар иҗаты өчен җыелмалар рәвешендә гуманитар ярдәм гражданнардан һәм предприятиеләрдән кабул ителә. Портфельләр, мәктәп формасы, уку әсбаплары, нәфис әдәбият шулай ук өр-яңа, яки торышы яхшы булырга тиеш. Барлык ярдәм муниципаль районның ведомствоара советында учетта торучы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, Исәмәттәге балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләргә юнәлтеләчәк. Акциядә һәркем катнаша ала. Ярдәм безнең учреждение урнашкан бинада, Югары Яркәй авылы, Пушкин урамы, 3 адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 5-16-74.

Без райондашларыбызны, һәр оешма-предприятие, учреждение коллективларын, шәхси эшкуарларны “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә актив катнашырга, мәрхәмәтлелек күрсәтергә чакырабыз.

Татьяна Васильева,

Илеш районындагы “Гаилә хезмәте” җитәкчесе .

Автор:Лира Гареева
Читайте нас