

Рсай авылында яшәүче Гөлнара Исламова махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга үзенең үзенчәлекле музыка коралын, хромкасын бүләк итте.
Яугирләрнең хәрби көннәрен бераз булса да җиңеләйтү максатында эшләде бу изге гамәлне. Чөнки гармун тавышы йөрәкләргә үтеп кереп, җанны җылыта, кәефне күтәрә, бигрәк тә авыр мизгелләрдә.
Хәзер солдатлар ял иткән арада, күңелләре сагыш-моң белән тулганда өздереп гармунны уйнап җибәрә алачак. Алгы сызыктагы якташларыбыз сөенеп кабул итте аны.
-Бу музыка коралы ярдәм символы гына түгел, ә безнең яугирләр өчен илһам чыганагы да булыр дип ышанам. Гармун аларның ялгыз түгеллеген, сагынып көтүебезне, иң мөһиме, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер икәнебезне искәртеп торыр, - ди Гөлнара Исламова.