

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” әйтеме илебездә гомер-гомергә яшәп килгән. Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, аның күпләр өчен аеруча зур мәгънәгә ия булуы ачык күренде. Районыбызның төрле почмакларында яшәүче Илеш халкының кечесе һәм олысы, мобилизациягә эләккән хәрбиләргә ярдәм күрсәтү максатында, тагын да ныграк берләште. Шушы көннәрдә райондашыбыз Ильмир Йосыпов якташлары белән бергә җыйган гуманитар ярдәмне, шулай ук сугыш яланында “Хәсән” исемен йөртүче дустын махсус хәрби операцияга – Донецкига илтә. Ул үзенең шәхси машинасында алгы сызыктагы хәрбиләргә бораулау, болгарка, кораллар, маскировка челтәрләре, шәхси гигиена чаралары һәм үз акчасына алынган 40 пар җәйге аяк киеме илтеп тапшырды.
Менә шундый матур да, батыр да кешеләр яши, изге эшләр башкарыла районыбызда. Иң мөһиме, солдатларыбыз якташларының алар турында даими кайгыртуын, ә өйдә якыннары, дус-туганнары исән-сау кайтуларын зарыгып көтүен белергә тиеш. Ир-егетләребезнең җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.