

Ишкар авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга берләшеп маскировка челтәрләре үрә башлады. Әлеге изге гамәлнең инициаторы - Роза Ракыйпова.
"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим. Шул сәбәпле, бу эштән читтә калып булмый. Иң мөһиме – яугир якташларыбыз исән-сау туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсын", – ди изге күңелле райондашларыбыз.
Бүгенге көндә Ишкар авыл мәдәният йортында эш кайный. Авыл активистлары төркемнәргә бүленеп, маскировка челтәрләре үрә. Мондый челтәрләр, һичшиксез, хәрбиләр өчен кирәк. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка пилотсыз камералардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрен саклап кала.