Маяк
+21 °С
Болытлы
Год полезных дел
23 сентябрь 2023, 06:45

“Мин үлемсез, мин кайтам” дигән иде...

Якын кешеңне мәңгелеккә югалтудан да авыр кайгы юктыр.Бигерәктә, күкрәк сөтеңне имезеп, курчалап үстергән газиз балаңны. Әлеге кайгының авырлыгын берни белән чагыштырып та, берничек җиңеләйтеп тә була торган түгел. Үрмәт авылында яшәүче Тәнзилә һәм Тлгать Якуповлар моны яхшы аңлыйлар. Аларның күзләреннән менә-менә тамам диеп торган күз яшьләре, йөрәкләрендә мәңгелеккә кереп кадалган кайгы угы hәм өметсез сагыну…Моннан бер ел элек уллары Эльвир Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак була.

“Мин үлемсез, мин кайтам” дигән иде...“Мин үлемсез, мин кайтам” дигән иде...
“Мин үлемсез, мин кайтам” дигән иде...

Якын кешеңне мәңгелеккә югалтудан да авыр кайгы юктыр.Бигерәктә, күкрәк сөтеңне имезеп, курчалап үстергән газиз балаңны. Әлеге кайгының авырлыгын берни белән чагыштырып та, берничек җиңеләйтеп тә була торган түгел. Үрмәт авылында яшәүче Тәнзилә һәм Тлгать Якуповлар моны яхшы аңлыйлар. Аларның күзләреннән менә-менә тамам диеп торган күз яшьләре, йөрәкләрендә мәңгелеккә кереп кадалган кайгы угы hәм өметсез сагыну…Моннан бер ел элек уллары Эльвир Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак була.

-Балаларын югалткан ата-аналарга Ходай түземлек бирсен. Тозлы күз яшьләре йотып елаган төннәрем санап бетергесез. Көннәр озын, ә төннәре тагын да озынрак. Алар сине кайнар учакта тагын да ныграк яндыра. Әлдә саташулы төшләр бар. Кайчак төштә күреп юанасың. “Балам”, дип уянып киткәч, тагы да уйга каласың. Бер дә ышанасым килми... Һәрвакыттагыча кайтып керер дә кочагына алып: “Әни, исәнме”, – дип әйтер кебек, - ди кайгы утында янган ана.

 Үрмәт авылында яшәүче Тәнзилә һәм Тәлгать Якуповлар авылдашларының хөрмәтен яулаган абруйлы гаиләләрнең берсе. Алар бар гомерләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләп, намуслы хезмәткә багышлыйлар. Кулга-кул тотынышып, шатлык-борчуларны бергә кичереп, еллар сынавына бирешмичә, күпләргә үрнәк булып, 45 ел бергә гомер кичерәләр. Өч баланы – Гөлназ, Эльвира, Эльвирны  тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгаралар.

 Эльвир гаиләдә кече бала булып, 1988 елның 8 маенда дөньяга килә. Бәләкәйдән шаян, өлгер, тапкыр булып үсә. Үрмәт урта мәктәбендә белем ала. Уку вакытында ул үзенең тырышлыгы белән аерылып тора. Аеруча физкультура дәресен ярата. Әти-әнисенә, укытучыларга, иптәшләренә, гомумән, тирә-юньдәгеләргә карата һәрчак игътибарлы, ярдәм сораган кешене кире какмый. Эльвирда патриотизм рухы көчле була, кылган гамәлләре өчен һәрвакыт җаваплылык күрсәтә. Игелекле,ярдәмчел, аралашучанлыгы белән сыйныфташлары, авылдашлары арасында ихтирам казана.

 – Дуслары һәрвакыт күп булды. Урамда үзеннән кечкенәләр дә аңа ияреп йөрде. Көчле, максатына омтылучан, мәрхәмәтле, гел елмаеп кына тора, бик аралашучан иде, – ди әнисе Тәнзилә ханым.

  Урта мәктәптән соң, Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри училищеда белем ала.

2008-2009 елларда Псковта армия сафларында һава-десантчылар гаскәрендә хезмәт итә. Үзен тик уңай яктан күрсәтә. Куелган бурычларны төгәл үти, иптәшләренә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер тора.

 Армиядан кайткач, төрле оешма-предприятиеләрдә эшли. Украинадагы махсус хәрби операция башлангач, Эльвирга анда китү уе тынгылык бирми. Әкренләп, кирәкле документларны җыя башлый. Тормыш иптәше Юлядан башка кешегә әйтми, хәрби комиссариатка аның белән барып йөри, контракт төзи.

«Бу хакта безгә килешү төзегәннән соң гына әйтте. Ничек кенә авыр булмасын, беренчедән бу – аның үз теләге буенча сайлаган һөнәре, икенчедән Ватанны саклау ир-егетләр бурычы булуы белән килешеп, ирләрчә аны хупладым гына», – ди әтисе Тәлгать Солтанҗан улы.

 «Ә мин инде, ана буларак, башта эндәшә алмый тордым, арытаба бу хакта уйлый да күрмә, дип, аны бу уеннан кире кайтырга күндерә башладым. Анда безнең егетләр, мин анда бик тә кирәк. Мин бит үлемсез әни, мин кайтам әле. Әти белән Исанбайдагы йортка почмак сугып, заманча итеп үзгәртәсе, төзелеш эшләре белән булышасы бар, диде елмаеп һәм кочагына алып кысты. Ул көнне бүгенгедәй хәтерлим», – ди әнисе яшьләренә тыгылып.

  2022 елның  3 сентябрендә газизләренең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп озатып кала якыннары. Алкинода бер атна хәрби әзерлек үтә. 11 сентябрь әнисенә “Иртәгә безне махсус хәрби операция барган җиргә җибәрәләр. Бәйләнешкә бик чыга алмам, югалтмагыз. Әти-әни үзегезне саклагыз, әни мине догаларыңнан калдырма” дигән хәбәр килә ватсаптан. Бу аның соңгы смскасы була. Башка ул бәйләнешкә чыга алмый. Тәнзилә ханым язган смскасына җавап алалмый.

- Көн дә шалтырату көттем улымнан. Хәбәр булмагач, үзем шалтыраттым – “недоступен”, - бу урында Тәнзилә апа тынып кала.

 Шул көннән башлана Якуповларның хәсрәтле көннәре. Кайгырмаган, борчылмаган сәгатьләре булмый аларның. Кайгылы хәбәрне ишетергә ике көн кала Тәнзилә апа белән Тәлгать абыйның йөрәге ярсып-ярсып тибә, вакыты-вакыты белән чәнчеп тә ала, нәрсәгә дә юрарга да белмиләр. ??? сентябрь көнне йөрәкне яндыра торган кайгылы хәбәрне җиткерәләр. Сөлектәй уллары 25 сентябрендә каты алышларның берсендә батырларча һәлак була.

  “Шул минутта ниләр кичергәнемне, ниләр уйлаганымны хәтерләмим. Бер үзебез нишләп беткән булыр идек”, – ди ана барысын да бүгенгедәй йөрәгеннән кичереп. Шундый авыр вакытта ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтле Якуповлар.  

 Үлгәннән соң якташыбыз Батырлык, генерал Шәйморатов орденнары белән бүләкләнә. Тәнзилә апа белән Тәлгать абый улларына багышлап, почмак эшләгәннәр. Анда  соңгы бүләген һәм төрле елларда төшкән фотоларын урнаштырганнар.

”Хәзер инде улымның балаларына - 9нчы сыйныфта укучы улы Денис һәм 4 яшьлек кызы Амирага карап юанам. Алар да бик сагына әтиләрен...” – ди Тәнзилә апа.

Әлеге хәсрәтнең ачылыгын әйтеп-аңлатып та булмый. Эльвирның әти-  әнисен, апаларын, сөеклесен, улы Денисны, кызы Амираны мәңгелеккә калдырып киткәнгә бер ел була. Тәнзилә апа белән Тәлгать абыйның улларын бер генә минутка да уйламаган вакытлары юктыр. Ходай сабырлыклар бирсен сезгә.

Лира Кәбирова.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас