-Альбина Габдуллинаның гаиләсе беренче булып якташлар өчен медикаментлар җыю турындагы белдерүгә җавап бирә һәм гуманитар ярдәм җыю пунктына кирәкле дарулар китерә. Мондый актив гражданнар ярдәмендә без алгы сызыктагы сугышчыларга чын ярдәм күрсәтә алабыз.
-Шәхси эшкуар Рәсүл Ялалов безнең яүгирләребезгә махсус операция башланганнан бирле ярдәм итә. Бу юлы да ул 24350 сумлык мунча миче тапшыра.
-Югары Яркәйдән даими ярдәм итүче Римма Хуҗина хәрби хезмәткәрләр өчен 2165 сумлык медикаментлар алып килә.
Берничә көннән соң бу әйберләр махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәреләчәк.
Без җиңүебез өчен даими рәвештә яхшылык эшләүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.
Яхшылыкларыгыз үзегезгә игелек булып әйләнеп кайтсын!