- КОНТРАКТЧЫЛАРНЫҢ АЙЛЫК ХЕЗМӘТ ХАКЫ 200 МЕҢ СУМНАН БАШЛАНА
СВОда катнашучы контрактчылар Оборона министрлыгыннан бер тапкыр бирелә торган 195 мең сум, Башкортстаннан (2023 елның 11 ноябреннән соң контракт төзүчеләр) 100 мең сум һәм аена ким дигәндә 210 мең сум хезмәт хакы, тагы да хәрби дәрәҗәләр һәм аерым казанышлар өчен өстәмә түләүләр ала:
8 000 сум — актив һөҗүм итү гамәлләренең һәр тәүлеге өчен
50 000 сум — штурм отрядлары составында алга барган һәр километр өчен
100 000 сум — танкны юк иткән өчен
200 000 сум — вертолетны юк иткән өчен
300 000 сум — HIMARS очыш җайланмасын, «Точка-У»ны юк иткән өчен
500 000 сум — Leopard, Abrams, Challenger танкларын юк иткән өчен
1 000 000 сум — Leopard, Abrams, Challenger танкларын, HIMARS очыш җайланмасын кулга төшергән өчен.
- ДОКУМЕНТЛАРНЫ ТАПШЫРУ МӨМКИН КАДӘР ГАДИЛӘШТЕРЕЛДЕ
Гаризаны сайлап алу пункты инструкторы карый, ул карарны 10 минут эчендә кабул итә, ә хәрби частьта контрактка кул куюга кадәр, ул дислокацияләнгән урынга бәйле рәвештә, ике тәүлектән биш тәүлеккә кадәр вакыт уза. Эш тәртибе түбәндәгечә:
- Документларны сайлап алу пунктына яки хәрби комиссариатка тапшырырга:
- 9х12 фото (1 данә), 3х4 фото (4 данә)
- автобиография
- белемне раслаучы документларның күчермәләре
- кандидатның туу турында таныклыгының күчермәсе
- никах, никахны таркату һәм бала туу турында таныклыкларның күчермәләре
- паспорт күчермәсе (язулар булган барлык битләр)
- хәрби билет күчермәсе (язулар булган барлык битләр)
- ИНН күчермәсе
- банк картасы реквизитлары («МИР» түләү системасы булу мәҗбүри)
- Психолог белән әңгәмә һәм медицина тикшерүе үтәргә
- Боерык алырга һәм контрактка кул кую өчен хезмәт урынына юлланырга.
- КОНТРАКТНЫ 60 ЯШЬКӘ КАДӘР ТӨЗЕРГӘ МӨМКИН
Контракт буенча хәрби хезмәткә 60 яшькә кадәрге ир-егетләр кабул ителә, ә сирәк һөнәрләр өчен һәм аерым очракларда — 65 яшькә кадәр. Контрактны запаста булучылар да, хәрби хезмәт үтмәгән, әмма югары яки урта һөнәри белем алган ир-егетләр дә төзи ала.
Контрактның минималь вакыты — алты ай, ә офицерлар өчен — өч елдан биш елга кадәр.
- СВОДА КАТНАШУЧЫЛАРГА ҺӘМ АЛАРНЫҢ ГАИЛӘЛӘРЕНӘ КҮПСАНЛЫ ЛЬГОТАЛАР КАРАЛГАН
СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына федераль үзәктән (барысы өчен дә) һәм республикадан (Башкортстанда яшәүчеләр өчен генә) күпсанлы ярдәм чаралары каралган. Аерым алганда:
- сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы һәм шуңа ярашлы тиешле ташламалар;
- ким дигәндә алты айга бер тапкыр ике атналык түләүле ял;
- хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалану һәм реабилитация;
- кредит һәм салым каникуллары;
- гаиләгә яраланган очракта (3 миллион сум) яки һәлак булган очракта (14 миллион сум) түләүләр;
- балаларның белем алуына ташламалар (балалар бакчасында чираттан тыш урын, балалар бакчасында, мәктәптә бушлай туклану, бушлай озайлы көн әзерлеге, колледжда бушлай уку һ. б.);
- җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балаларның бушлай ялы;
- базар бәясеннән түбәнрәк хакка фатир сатып алу мөмкинлеге;
- бушлай шифаханә-курорт дәвалавы;
- федераль бюджет исәбенә гомерне һәм сәламәтлекне страховкалау.
- КАЯ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ?
- Бердәм белешмә номеры 117
- Ситуацион үзәк 122 яки +7(347) 218-19-19
- Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының сайлап алу пункты: Уфа, Революцион урамы, 156, телефоны: +7 (347) 248-29-31
- Күпфункцияле үзәкнең якындагы «Минем документларым» офисы
- Дәүләт хезмәтләрендә «Контракт буенча хәрби хезмәт» бүлеге.
- Telegramның «СВОда катнашучыларының гаиләләренә ярдәм чаралары» чат-боты.
Материалларны «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе редакциясе әзерләде.