Семинарда Бакалы, Благовар, Бүздәк, Чакмагыш, Кушнаренко, Илеш, Дүртөйле, Шаран мәгълүмат үзәкләре газеталары редакцияләре редакторлары, хезмәткәрләре һәм “Республика Башкортостан” нәшрият йорты вәкилләре катнашып, чыгыш ясады.
Чара бик файдалы үтте, анда “Маяк” район гәзите хезмәткәрләре дә катнашты.
Мавыктыргыч семинарда тәҗрибәле спикерлар атналык гәзитне ничек әзерләргә, рус, татар һәм башкорт телләрендә сыйфатлы контент булдырырга, фотоларны төшерү һәм эшкәртү үзенчәлекләренә, нейросетьләр белән эшләү һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр.
Шулай ук семинарда катнашучылар Бакалы районының туган якны өйрәнү музеена сәяхәт ясадылар, балалар приютына бардылар һәм тәрбияләнүчеләргә бүләк тапшырдылар.
Семинар Башкортостан Башлыгы грантлары фонды һәм "Республика Башкортостан" нәшрият йорты финанслау ярдәме белән үткәрелде.