Балалар түбәндәге сынауларны тапшырдылар:
- Биектә эленеп торудан тартылу;
- Идәнгә ятып кулларны бөгү һәм сузу;
- Гимнастика эскәмиясендә басып торып алга таба авышу;
- Ике аяк ярдәмендә этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү;
- Аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;
- 3×10 метрга йөгерү (с; челночный);
- 30 метрга йөгерү (с).
«Хезмәткә һәм оборонага әзер " Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруда 160тан артык укучы катнашты.
ГТО билгесен алу - физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү өчен стимул һәм яңа казанышлар юлында мөһим адым. ГТО аерымлык билгеләре ияләре кайбер өстенлекләргә исәп тота ала.
Яшь буенча сынау төрләре турында тулырак рәсми сайтта белергә мөмкин https://clck.ru/TFmgy