Сугышчыларны үз Ватанына мәхәббәт һәм якын кешеләрен яклау теләге этәргәнен ишетү аеруча мөһим. Махсус хәрби операциядә катнашучысы сүзләренчә, авырлыкларны җиңәргә аларга туганнарның зур ярдәме һәм җиңүгә ышанычы ярдәм итә.
Балалар кунакка алгы сызыктагы көнкүреш һәм шартлар, безнең солдатларны коралландыру һәм сугыш хәрәкәтләрен алып бару турында бик күп сораулар бирделәр. Бу сорауларның барысына да сугышчы ихлас күңелдән җавап бирде.
Очрашу ахырында яугиребез махсус хәрби операциягә багышланган музейда булды. Музей җитәкчесе Илдар Хөснуллин аңа хәрби хәрәкәттән исән һәм сау-сәламәт булып кайтуын теләде һәм Г.Тимергалинның «Маяк» китабын талисман итеп тапшырды.