Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Год полезных дел
25 октябрь , 10:35

Уфада инвалидларны реабилитацияләү буенча законнар турында фикер алыштылар

24-25 октябрьдә Уфада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елының иң зур вакыйгасы - "Киртәләрне җимереп" III Бөтенрусия форум-күргәзмәсе бара.

Уфада инвалидларны реабилитацияләү буенча законнар турында фикер алыштылар
Уфада инвалидларны реабилитацияләү буенча законнар турында фикер алыштылар

Форум гадәттәгечә Приморье краеннан Калининградка кадәр инвалидлар өчен тернәкләндерү чаралары җитештерүчеләрне җыйды.
"Минемчә, бу бик мөһим форум, - дип билгеләп үтте Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чараның әһәмиятен ассызыклап. - Форум-ярдәмче, форум-локомотив, форум-күп кенә яхшы идеяләрне җыючы. Алар янәшәбездә яшәүче, әмма сәламәтлекләре чикле булу аркасында барлык уңайлыклардан файдалана алмаучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Безнең бурыч – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә нормаль тормышка максималь җайлашу өчен шартлар тудыру".

  “Киртәләрне җимереп” форумында җәмгыять өчен бик мөһим темалар күтәрелүе, инвалидларга ярдәм максатыннан республика һәм федераль үзәк ресурсларның берләшүе күркәм традициягә әверелде. Бүгенге җәмгыятьтә уңайлы иҗтимагый мохит, сыйфатлы инфраструктура булдыруга, шулай ук кешеләргә тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итүче яңа технологияләр үстерүгә ихтыяҗ кискен тора.

Башкортстанда һәр кешенең тормышы, яшәеше өчен уңай шартлар тудыру беренче санлы өстенлеккә әверелгән.

 Бүген форум-күргәзмә кысаларында инвалидларны реабилитацияләү буенча законнар турында фикер алыштылар. Форумның форсайт-сессиясендә катнашучылар Русиядә инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү буенча законнар үсеше турында  сөйләштеләр.

    Илнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының инвалидлар эшләре департаменты директоры Дмитрий Лигомина хәбәр итүенчә, инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү турындагы яңа Федераль закон хезмәт күрсәтүнең заманча стандартларын билгеләячәк һәм тернәкләндерү мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Моннан тыш, төбәкләр реабилитация үзәкләрен җиһазландыруга, биналарны капиталь ремонтлауга өстәмә федераль ярдәм чаралары алачак.

    "Норматив документларны эшләү стратегик инициативалар агентлыгы, министрлыклар, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның  тыгыз хезмәттәшлеге белән алып барылды, – дип билгеләде Дмитрий Лигомина. - Бу инвалидлар үзләренең индивидуаль реабилитация программалары кысаларында кулай сыйфатлы хезмәтләр ала алсын, үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлаган методика һәм технологияләрне куллана алсын өчен оптималь шартлар тудырырга мөмкинлек бирде».

     Әйе, бүген инвалидларга ярдәм итү ил җитәкчелегенең өстенлекле бурычларының берсе булып кала. Узган елның декабрендә ил Президенты инвалидларны һәм инвалид балаларны комплекслы реабилитацияләүне яхшырту максатыннан законнарга үзгәрешләр кертте. Законнар ничек үзгәрде? Нинди пилот проектлар эшли?

    Русия Хезмәт министрлыгының ФГБУ “Медик-социаль экспертиза буенча федераль бюро” җитәкчесе Михаил Анатольевич Дымочка "Русиядә инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абалитацияләү системасын үстерү һәм камилләштерү мөмкинлекләре” темасына доклад белән чыгыш ясады.  

    Михаил Дымочка билгеләп үтүенчә, бүген инвалидларны социаль яклау турындагы закон нигезендә төбәкләрдә инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләү буенча индивидуаль программа нәтиҗәле гамәлгә ашырыла.

    Ул шулай ук инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү буенча пилот проекты турында сөйләде, анда 2030 елга илнең барлык төбәкләре дә кертеләчәк.

 - Аның ярдәмендә субъектлар субсидияләр ала, учреждениеләрне җиһазландыра һәм комлекслы тернәкләндерү юнәлешләрен үстерә. Бүген әлеге проектта илнең 3 субъекты -  Свердловск, Төмән һәм Рязань өлкәләре катнаша. 2023 елда инвалидларны социаль яклау турындагы законга үзгәрешләр кертелдеПрограммада катнашучылар санын арттыру турында карар кабул ителде: 2025 елда – 6 федерация субъектына, 2026 елда – 22гә, ә 2030 елда – барлык субъектларга, – дип сөйләде Михаил Дымочка.

Автор:Таҗиева Руфина
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: