Маяк
+31 °С
Ясно
Гореф-гадәт
25 Марта 2025, 09:30

Халык традицияләрен популярлаштыру кысаларында

Халыкара театр көне алдыннан Балалар иҗаты үзәгендә Илеш районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан "Халкым мирасы" фольклор - театр конкурсы узды. Әлеге конкурсның максаты - халык традицияләрен популярлаштыру, эзләнү эшен үстерү, үзенчәлекле фольклор йолаларын торгызу, балаларны халыкның традицион мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләрендә патриотик тәрбияләү.

Халык традицияләрен популярлаштыру кысаларындаХалык традицияләрен популярлаштыру кысаларында
Халык традицияләрен популярлаштыру кысаларында

Катнашучылар Илеш районы территориясендә яшәүче кешеләрнең гореф-гадәтләре, йолалары фрагментларын күрсәттеләр. Барлык куелышлар да кызыклы идея, иҗади якын килү белән аерылып торды. Конкурска йомгак ясаганда жюри әгъзалары спектакльнең актер башкаруына, сәнгати һәм музыкаль бизәлешенә, режиссерның ниятенә, традицияләрне торгызу буенча коллективның эзләнү эшенә бәя бирделәр.

Конкурс йомгаклары буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:

-1 урын – Түбән Яркәйдәге лицей.

-2 урын – Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия.

-3 урын - Түбән Череккүл урта мәктәбе.

Барлык катнашучыларга, җитәкчеләргә әлеге күркәм чарада катнашулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Чыганак

Халык традицияләрен популярлаштыру кысаларында
Халык традицияләрен популярлаштыру кысаларында
Халык традицияләрен популярлаштыру кысаларында
Халык традицияләрен популярлаштыру кысаларында
Халык традицияләрен популярлаштыру кысаларында
Халык традицияләрен популярлаштыру кысаларында
Халык традицияләрен популярлаштыру кысаларында
Халык традицияләрен популярлаштыру кысаларында
Халык традицияләрен популярлаштыру кысаларында
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас