

Сезне бәйрәмегез – Русия ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлыйм, сәламәтлек,иминлек, уңышлар телим. Башкортстанда, шул исәптән районда социаль юнәлештәге программаларның уңышлы тормышка ашырылуында сезнең өлешегез зур. Сез һәр гаиләнең барлыкка килүенең башлангычында торасыз, гражданлык хәле актларын теркәү
өлкәсендә аларның законлы хокукларын тәэмин итү буенча максатлы эш алып барасыз. Һөнәри, кешелеклелек сыйфатларыгыз – эшегезгә бирелгәнлек, башкалар кайгысын, шатлыгын уртаклашуга сәләтегез, изге күңелле булуыгыз бүлек алдында торган бурычларны тиешле таләпләр нигезендә үтәүгә булышлык итә. Киләчәктә дә үзегезгә йөкләтелгән мәсьәләләрне җаваплылык һәм һөнәри осталык белән башкарырсыз, дип ышанам. Бәйрәмегез белән!
Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы.