Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Котлаулар
15 октябрь 2023, 09:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан кайнар котлыйм, сәламәтлек телим. Сезнең эшегез - җаваплы һәм кешеләргә кирәкле, тормышыгыз — өзлексез хәрәкәт,чөнки без барыбыз да транспорт һәм юл белән даими бәйләнгән. Бүген мөһим тармак алдында, юлларны яңа технологияләр һәм югары сыйфатлы материаллар файдаланып саклау һәм төзекләндерү буенча яңа бурычлар тора. Сез моны яхшы аңлап, аларны намус белән үтисез – юлларны төзекләндерүгә һәм шул нигездә төбәгебезне матурлауга лаеклы өлешегезне кертәсез. Транспорт йөртүчеләрнең, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы күп вакыт сезнең хезмәткә бәйле. Юл-төзелеш комплексының тотрыклы булуы – районда социаль-икътисади сәясәтнең уңышлы тормышка ашырылуының ачык мисалы. Профессиональлек, җаваплылык һәм эшчәнлегегезне заман куйган таләпләр нигезендә оештыру киләчәктә дә сезнең эшегездә уңышларга китерер, дип ышанам һәм юл тармагының һәр хезмәткәренә бәхет-шатлыклар юллыйм. Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан кайнар котлыйм, сәламәтлек телим.

Сезнең эшегез - җаваплы һәм кешеләргә кирәкле, тормышыгыз — өзлексез хәрәкәт,чөнки без барыбыз да транспорт һәм юл белән даими бәйләнгән. Бүген мөһим тармак алдында, юлларны яңа технологияләр һәм югары сыйфатлы материаллар файдаланып саклау һәм төзекләндерү буенча яңа бурычлар тора. Сез моны яхшы аңлап, аларны намус белән үтисез – юлларны төзекләндерүгә һәм шул нигездә төбәгебезне матурлауга лаеклы өлешегезне кертәсез.

Транспорт йөртүчеләрнең, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы күп вакыт сезнең хезмәткә бәйле. Юл-төзелеш комплексының тотрыклы булуы – районда социаль-икътисади сәясәтнең уңышлы тормышка ашырылуының ачык мисалы. Профессиональлек, җаваплылык һәм эшчәнлегегезне заман куйган таләпләр нигезендә оештыру киләчәктә дә сезнең эшегездә уңышларга китерер, дип ышанам һәм юл тармагының һәр хезмәткәренә бәхет-шатлыклар юллыйм.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: