Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
3 декабрь 2023, 09:00

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан теләктәшлек сүзләре

Хөрмәтле илешлеләр! Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре язмыш сынауларына баш имичә, ныклы ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар. Безнең көчле рухлы кешеләребез республика һәм федераль конкурсларда, фестивальләрдә катнаша, спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешә, төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итеп, җиңүчеләр һәм призерлар булып тора. Без алар белән бергәләп, әлеге казанышлары һәм җиңүләре өчен горурланабыз һәм шатланабыз. Бүген мин барлык райондашларны янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәм аларга җан җылысы бүләк итәргә чакырам. Хәйрия һәм шәфкатьлелек эше шушы бер көн белән генә чикләнмәс, алдагы көннәрдә дә дәвам итәр дигән өметтә калам. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле шәхесләрнең тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк! Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан теләктәшлек сүзләре
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан теләктәшлек сүзләре

Хөрмәтле илешлеләр!

Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре язмыш сынауларына баш имичә, ныклы ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар.

Безнең көчле рухлы кешеләребез республика һәм федераль конкурсларда, фестивальләрдә катнаша, спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешә, төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итеп, җиңүчеләр һәм призерлар булып тора. Без алар белән бергәләп, әлеге казанышлары һәм җиңүләре өчен горурланабыз һәм шатланабыз.

Бүген мин барлык райондашларны янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәм аларга җан җылысы бүләк итәргә чакырам. Хәйрия һәм шәфкатьлелек эше шушы бер көн белән генә чикләнмәс, алдагы көннәрдә дә дәвам итәр дигән өметтә калам. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле шәхесләрнең тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк!

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: