Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
7 гыйнвар , 09:00

Бәйрәм котлавы

Православие динен тотучы хөрмәтле райондашлар! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән Раштуа бәйрәме белән ихлас котлыйм!Зурлап билгеләп үтелүче бәйрәмнәрнең берсе саналган әлеге дата үзендә якты хисләр һәм ниятләр саклый, какшамас рухи кыйммәтләр нигезендә халыклар берлегенә хезмәт итә, якты өметләр алып килә һәм йөрәкләрне игелек, мәрхәмәт, сабырлык хисе белән сугара.Районыбызда төрле дин һәм конфессия вәкилләре дус һәм тату яшиләр, һәм без, илешлеләр өчен, барлык дини бәйрәмнәрне бердәм тату гаилә буларак билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Якыныңа карата мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, гаилә кыйммәтләрен саклау – җәмгыятебезнең ныклы нигезе.Сезгә ихлас күңелемнән сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрегездә һәм кылган ниятләрегездә уңышлар телим. Әлеге бәйрәм көннәре йөрәкләрегезгә яшәү көче өстәсен, йортларыгыз һәрвакыт сөю һәм җылылык хисе белән тулып торсын!Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Православие динен тотучы хөрмәтле райондашлар!

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән Раштуа бәйрәме белән ихлас котлыйм!
Зурлап билгеләп үтелүче бәйрәмнәрнең берсе саналган әлеге дата үзендә якты хисләр һәм ниятләр саклый, какшамас рухи кыйммәтләр нигезендә халыклар берлегенә хезмәт итә, якты өметләр алып килә һәм йөрәкләрне игелек, мәрхәмәт, сабырлык хисе белән сугара.
Районыбызда төрле дин һәм конфессия вәкилләре дус һәм тату яшиләр, һәм без, илешлеләр өчен, барлык дини бәйрәмнәрне бердәм тату гаилә буларак билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Якыныңа карата мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, гаилә кыйммәтләрен саклау – җәмгыятебезнең ныклы нигезе.
Сезгә ихлас күңелемнән сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрегездә һәм кылган ниятләрегездә уңышлар телим. Әлеге бәйрәм көннәре йөрәкләрегезгә яшәү көче өстәсен, йортларыгыз һәрвакыт сөю һәм җылылык хисе белән тулып торсын!
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: