Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
8 март , 09:00

Бәйрәм котлавы

Районыбызның кадерле һәм хөрмәтле хатынкызлары! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән матур яз бәйрәме – 8 Март белән котлыйм, һәр гүзәл затка сәламәтлек, бәхет шатлыклар телим. Хатын-кызларыбызның хокуклары, мәнфәгатьләре тәэмин ителеше, гаиләгә, аналарга булышлык җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсендә мөһим күрсәткеч булып тора. Шул рәвешле, районда әлеге бурычлар сәясәтнең төп юнәлешләре рәтенә күтәрелеп, тәгаен эшләрдә чагыла – хатынкызларның тормышы яхшыра, гаиләләргә төрле яклап ярдәм күрсәтелә, талантларын, белемнәрен, сәләтләрен гамәлгә ашыруга, якланганлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән төрле программалар тормышка ашырыла. Киләчәктә дә мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк. Сезгә, дөньяга тормыш бүләк итүчеләргә, йөрәк җылыгыз белән гаиләләребезне нурлаучыларга, фидакарь хезмәтегез белән һәр өлкәдәге казанышларга өлеш кертүчеләргә рәхмәтебезне әйтеп, алдыгызда баш иябез. Бәйрәм белән сөйкемле, сөекле әниләр, апалар, җиңгиләр, кызлар! Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Районыбызның кадерле һәм хөрмәтле хатынкызлары!

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән матур яз бәйрәме – 8 Март белән котлыйм, һәр гүзәл затка сәламәтлек, бәхет шатлыклар телим.

Хатын-кызларыбызның хокуклары, мәнфәгатьләре тәэмин ителеше, гаиләгә, аналарга булышлык җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсендә мөһим күрсәткеч булып тора. Шул рәвешле, районда әлеге бурычлар сәясәтнең төп юнәлешләре рәтенә күтәрелеп, тәгаен эшләрдә чагыла – хатынкызларның тормышы яхшыра, гаиләләргә төрле яклап ярдәм күрсәтелә, талантларын, белемнәрен, сәләтләрен гамәлгә ашыруга, якланганлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән төрле программалар тормышка ашырыла. Киләчәктә дә мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк.

Сезгә, дөньяга тормыш бүләк итүчеләргә, йөрәк җылыгыз белән гаиләләребезне нурлаучыларга, фидакарь хезмәтегез белән һәр өлкәдәге казанышларга өлеш кертүчеләргә рәхмәтебезне әйтеп, алдыгызда баш иябез.

Бәйрәм белән сөйкемле, сөекле әниләр, апалар, җиңгиләр, кызлар!

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: