Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
9 Май , 09:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, җиңүгә өлеш керткән райондашлар! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән бөтен халык бәйрәме – Җиңү көне белән ихлас котлыйм, яше-картына сәламәтлек, имин тормыш телим. Бу көннәрдә илебез җәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үтә. Ул зур корбаннар аша килде һәм менә җиде дистә елдан артык илебез халкы тыныч тормышта яши. Дүрт ел барган сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар - онытылырлык түгел. Каһарманнар даны - мәңгелек! Без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр алдында баш иябез. Үз көчегезне кызганмыйча, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мең-мең рәхмәт Сезгә. Без бүген өлкән буын чәчкә аттырган җәмгыятьтә, аларның сөялләнгән куллары белән барлыкка китерелгән матур тормышта яшибез, һәр эштә, һәр башлангычларда алар акылына, тәҗрибәсенә таянабыз. Республикада, районда сезнең хакка эшләнгән яхшылыклар, уңышлы тормышка ашырылган законнар, максатлы программалар – булганыгыз, хезмәтегез өчен җавабыбыз, рәхмәтебез. Бөек Җиңү бәйрәме белән, илешлеләр! Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, җиңүгә өлеш керткән райондашлар!

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән бөтен халык бәйрәме – Җиңү көне белән ихлас котлыйм, яше-картына сәламәтлек, имин тормыш телим.

Бу көннәрдә илебез җәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үтә. Ул зур корбаннар аша килде һәм менә җиде дистә елдан артык илебез халкы тыныч тормышта яши. Дүрт ел барган сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар - онытылырлык түгел. Каһарманнар даны - мәңгелек! Без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр алдында баш иябез. Үз көчегезне кызганмыйча, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мең-мең рәхмәт Сезгә.

Без бүген өлкән буын чәчкә аттырган җәмгыятьтә, аларның сөялләнгән куллары белән барлыкка китерелгән матур тормышта яшибез, һәр эштә, һәр башлангычларда алар акылына, тәҗрибәсенә таянабыз. Республикада, районда сезнең хакка эшләнгән яхшылыклар, уңышлы тормышка ашырылган законнар, максатлы программалар – булганыгыз, хезмәтегез өчен җавабыбыз, рәхмәтебез.

Бөек Җиңү бәйрәме белән, илешлеләр!

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: