Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
26 Май , 09:00

КОТЛЫЙБЫЗ!

Хөрмәтле эшкуарлар һәм әлеге тармак ветераннары! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез - Русия эшкуарлары көне уңаеннан ихлас котлыйм. Русия Федерациясе Президенты Указы нигезендә эшкуарлар көне 2007 елдан 26 майда билгеләнә. Бәйрәмнең барлыгы дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан һөнәрне тану турында сөйли. Эшкуарлык - төбәгебезнең социаль-икътисади иминлегенең мөһим факторы. Кече һәм урта бизнес вәкилләре, районның заманча икътисадына энергияле һәм инициативалы кешеләрне күбрәк җәлеп итеп, бюджетны тулыландыра, яңа эшурыннары булдыра, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итә, яшәешебезнең төрле өлкәләрендә үзләрен актив күрсәтә, эшкуарлыкның иң яхшы традицияләренә тугры калып, хәйрия эшчәнлеген алып бара. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итеп, без киләчәктә территориянең үсешенә өлешебезне кертәбез. «Районда урта һәм кече эшкуарлык субъектларына ярдәмитү һәм үстерү» муниципаль программасы тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә, шәхси эшкуарлар һәм бизнес субьектлары саны даими артканнан-арта. Профессионализмыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдереп, сезгә ныклы сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышаныч, инициативалык һәм булдыклылык, идеяләрегезнең уңышлы тормышка ашуын һәм нәтиҗәле эшкуарлык эшчәнлеге, гадел керем һәм гармонияле мөнәсәбәт, үзегезгә – канәгатьләнү, җәмгыятькә файда китергән бизнесның чәчкә атуын, ныклы һәм ышанычлы репутация телим. Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

Хөрмәтле эшкуарлар һәм әлеге тармак ветераннары!

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез - Русия эшкуарлары көне уңаеннан ихлас котлыйм.

Русия Федерациясе Президенты Указы нигезендә эшкуарлар көне 2007 елдан 26 майда билгеләнә. Бәйрәмнең барлыгы дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан һөнәрне тану турында сөйли.

Эшкуарлык - төбәгебезнең социаль-икътисади иминлегенең мөһим факторы. Кече һәм урта бизнес вәкилләре, районның заманча икътисадына энергияле һәм инициативалы кешеләрне күбрәк җәлеп итеп, бюджетны тулыландыра, яңа эшурыннары булдыра, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итә, яшәешебезнең төрле өлкәләрендә үзләрен актив күрсәтә, эшкуарлыкның иң яхшы традицияләренә тугры калып, хәйрия эшчәнлеген алып бара.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итеп, без киләчәктә территориянең үсешенә өлешебезне кертәбез. «Районда урта һәм кече эшкуарлык субъектларына ярдәмитү һәм үстерү» муниципаль программасы тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә, шәхси эшкуарлар һәм бизнес субьектлары саны даими артканнан-арта.

Профессионализмыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдереп, сезгә ныклы сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышаныч, инициативалык һәм булдыклылык, идеяләрегезнең уңышлы тормышка ашуын һәм нәтиҗәле эшкуарлык эшчәнлеге, гадел керем һәм гармонияле мөнәсәбәт, үзегезгә – канәгатьләнү, җәмгыятькә файда китергән бизнесның чәчкә атуын, ныклы һәм ышанычлы репутация телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: