

Хөрмәтле Шамил Васил улы!
Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән гомерегезнең истәлекле вакыйгасы – 70 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим.
Гомерегезне җитәкче эшенә багышлап, үзегезне җаваплылык тоючы, акыллы, тәртипле, йөкләтелгән бурычны үтәүгә төптән уйлап эш итүче хезмәткәр итеп
таныттыгыз. Республиканың, районның мәртәбәле бүләкләренә лаек булуыгыз моны ачык дәлилли. Нинди генә тармакны җитәкләсәгез дә, йөкләтелгән
бурычка намуслы карашыгыз, яхшы белгеч булуыгыз белән кешеләр тарафыннан ихтирам һәм ышаныч яуладыгыз. Җаваплы вазифаларда илешлеләр
мәнфәгате хакына зур эшләр башкардыгыз. Сез хезмәтегезгә җаваплы карадыгыз, принципиаль, намуслы булдыгыз, коллективны туплап эшләтә белдегез. Киләчәктә дә яшьләребезгә үзегезнең акыллы киңәшләрегез, фикерләрегез белән ярдәм итәрсез, дигән теләктә калам.
Илдар Мостафин,
муниципаль район хакимияте башлыгы.