Маяк
+33 °С
Ясно
Котлаулар
17 Августа 2025, 06:00

Юбилей котлавы

Хөрмәтле Рәгыйб Мәрвәретдин улы! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән юбилеегыз - 80 яшегез тулу уңаеннан ихлас котлыйм. Сез – бар хезмәт юлыгызны авыл хуҗалыгы кебек иң мөһим тармакка багышлаган районның иң мәртәбәле, тәҗрибәле механизаторларның берсе. “Октябрь” колхозында эшләгән чорда намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры булдыгыз. Ул елларда район эшчәннәре елның-елына, бишьеллыктан-бишьеллыкка җитештерүчәнлек күләмен арттырды, сыйфат күрсәткечләрен күтәрде, хезмәт батырлыгы күрсәтте. Шуңа күрә Илеш районы республикада алдынгылар исәбендә булды, әле дә Илеш игенчеләре сезнең эстафетаны республика, ил күләмендә лаеклы дәвам итә. Монда сезнең дә өлешегез зур. Райондашларыгыз сезне хөрмәт итә, олылый. Истәлекле бәйрәмегез белән тәбрикләп, алдагы көннәрдә сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыгыз, балаларыгыз-оныкларыгыз ихтирамында яшәвегезне телим. Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Юбилей котлавыЮбилей котлавы
Юбилей котлавы

Хөрмәтле Рәгыйб Мәрвәретдин улы!

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән юбилеегыз - 80 яшегез тулу уңаеннан ихлас котлыйм.

Сез – бар хезмәт юлыгызны авыл хуҗалыгы кебек иң мөһим тармакка багышлаган районның иң мәртәбәле, тәҗрибәле механизаторларның берсе. “Октябрь” колхозында эшләгән чорда намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры булдыгыз. Ул елларда район эшчәннәре елның-елына, бишьеллыктан-бишьеллыкка җитештерүчәнлек күләмен арттырды, сыйфат күрсәткечләрен күтәрде, хезмәт батырлыгы күрсәтте. Шуңа күрә Илеш районы республикада алдынгылар исәбендә булды, әле дә Илеш игенчеләре сезнең эстафетаны республика, ил күләмендә лаеклы дәвам итә. Монда сезнең дә өлешегез зур.

Райондашларыгыз сезне хөрмәт итә, олылый. Истәлекле бәйрәмегез белән тәбрикләп, алдагы көннәрдә сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге,
якыннарыгыз, балаларыгыз-оныкларыгыз ихтирамында яшәвегезне телим.

Илдар Мостафин,
муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас