Сүлте авыл советы авыл биләмәсе территориясенә караган Янтуган авылы халкы зур сөенеч кичерде. Биредә Урындагы инициативаларны яклау программасы буенча клубның түбәсе яңартылды. Бу уңайдан мәдәният учагында күркәм чара оештырылды.