Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәдәният
25 март 2023, 06:00

Бүген 25 март- Россиядә мәдәният хезмәткәре көне

  Районның мәдәният тармагы 3 муниципаль бюджет учреждениесе эшен берләштерә, аларның составында 84 мәдәният учреждениесе: район мәдәният сарае, 50 авыл мәдәният йорты, район тарих - туган якны өйрәнү музее, Муса Гәрәев музее, 30 китапханә, 1 балалар сәнгать мәктәбе.

Бүген  25 март- Россиядә мәдәният хезмәткәре көнеБүген  25 март- Россиядә мәдәният хезмәткәре көне
Бүген 25 март- Россиядә мәдәният хезмәткәре көне

 2022 елда мәдәни-ял итү учреждениеләре буенча «Иҗади кешеләр» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төрле юнәлешләр буенча 15 кеше укыту һәм квалификация күтәрү курслары узды.«Cанлы мәдәният» федераль проекты кысаларында район мәдәният учреждениеләрендә рәсми сайтлар булдырылган, аларда учреждениеләр турында мәгълүмат, шулай ук планлаштырылган чаралар турында анонслар актив урнаштырыла.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас