

Милләтнең яшәеше, алга баруы өчен аның үткәнен белүе, тарихи хәтергә ия булуы кирәк. Халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын, фольклорын, гомумән, рухи кыйммәтләрен, хәзинәсен саклау- безнең бурыч. Бу җәһәттән фольклор бәйрәмнәре оештырылып килүе -әһәмиятле һәм кирәкле чара. Шундыйларның берсе -башкорт фольклорын үстерү, саклау һәм пропагандалау, башкорт халкының этник мәдәният традицияләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатында районда «Ауаз» башкорт этник мәдәниятенең һәм хәзерге заман сәнгатенең күп жанрлы ачык республика фестивале үтә. Быел анда район-шәһәрләрдән талантлар катнаша.